Яңалыклар

11.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "flydubai" команиясенең коммерция директоры Хәмәд Гобәйдулла белән очрашты.

Очрашу AIM-2016 VI еллык инвестицион форумы кысаларында узды.

"flydubai" – Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән авиакомпания-лоукостер, аның базасы – Дубай халыкара аэропорты. Компания 2008 елда Дубай Хөкүмәте тарафыннан оештырылган, шәһәрнең беренче бюджет   авиакомпаниясе.

11.04.2016

Татарстан Республикасы Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре белән хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр эзли. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда AIM-2016 VI еллык инвестицион форумында чыгыш ясаганда хәбәр итте.

Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы рәсми делегациясе AIM-2016да катнашу өчен Дубайга килде.

11.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов БГӘ икътисад министры Солтан Әл-Мансури белән очрашты. Очрашу Дубайда, VI еллык инвестицион форум (Annual Investment Meeting - AIM-2016) кысаларында үтте. 

Рөстәм Миңнеханов Солтан Әл-Мансурига очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстан Республикасының икътисадый һәм сәнгать мөмкинлекләре турында кыскача хәбәр итте. 

11.04.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайга (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) эш сәфәре кыла. 

Сәфәренең төп максаты  – VI еллык инвестицион форумда (Annual Investment Meeting - AIM-2016) катнашу, форум Дубайда 2016 елның11-13 апрелендә узачак.

Рөстәм Миңнеханов форумны ачу тантанасында һәм AIM-2016ның «Бөтендөнья лидерлары дебатлары» пленар утырышында катнашачак. 

Форум кысаларында Татарстан Республикасы Президентының Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Икътисад министры Солтан Әл-Мансури белән очрашуы көтелә.

09.04.2016

Бүген Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында эшче һөнәрләр буенча “Яшь профессионаллар” WorldSkills Ачык төбәк чемпионатына йомгак ясалды. Һөнәри ярышларны ябу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

09.04.2016

Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТРның "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia 2016) төбәк чемпионаты мәйданчыгында булды. Аны Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре озата йөрде.

09.04.2016

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика азык-төлек базарындагы вәзгыть турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов сөйләде.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

09.04.2016

Татарстанда күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт программасы буенча 406 объектта төзелеш эшләре башланган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты. 

08.04.2016

Бүген Будапешта визиты кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан белән очрашты.

Очрашу Венгрия Парламенты бинасында үтте. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Россия белән Венгрия арасында күп еллар дәвамында төрле өлкәләрдә ныклы хезмәттәшлек дәвам ителә. Ул Будапештка чакырулары өчен һәм эш визитын әзерләү өчен рәхмәт белдерде. 

08.04.2016

Венгрия хөкүмәте Россия Федерациясе белән хезмәттәшлек итүгә җитди игътибар бирәләр, шул исәптән регионара дәрәҗәдә дә. Бу хакта бүген Венгрия тышкы икътисадый элетмәләр һәм тышкы эшләр министры Петер Сийярто, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуны ачып, хәбәр итте. 

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Будапештта ике көнлек эш сәфәрендә. 

Петер Сийярто искәрткәнчә, агымдагы елның март аенда ул Россия делегациясен - Санкт-Петербург губернаторын кабул иткән.

 

 

Битләр: << 1341 1342 1343 ( 1344 ) 1345 1346 1347 1348 1349 1350 >>