Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венага эш визиты кысаларында Австрия Федераль советы президенты Йозеф Заллер белән очрашты.
Очрашу Австрия Парламентының тарихи бинасында үтте.
Йозеф Заллер билгеләгәнчә, Австрия Россия һәм аның регионнары белән һәрвакыт яхшы мөнәсәбәтләр сакларга тырышты, шул исәптән Татарстан белән дә. Ул искәрткәнчә, күптән түгел узган Россия-Австрия хөкүмәтара комиссия утырышында бу ассызыкланган иде.
Йозеф Заллер фикеренчә, мәдәният һәм туризм өлкәсендә багланышлар өметле. 2017 елда Россия һәм Австрия үзара Туризм еллары үткәрә, алар кысаларында күп кенә чаралар үткәрү көтелә.
Рөстәм Миңнеханов очрашу һәм җитди мәсьәләләр турында сөйләшү мөмкинлеге, Австрия Парламентына чакыру өчен рәхмәт белдерде. Ул Парламентның һәр илдә дә әһәмиятле ролҗ уйнаганын ассызыклады.
Яклар алга таба хезмәттәшлек мәсьщлщлщре буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, Йозеф Заллер хәбәр иткәнчә, якын арада ул Австрия делегациясе составында Татарстанга киләчәк.