Минтимер Шәймиев Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу урынында киңәшмә уздырды

10.05.2016

Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Богородица монастыре комплексы территориясендә Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызу мәсьәләләре буенча күчмә киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Татьяна Ларионова һәм Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, аның урынбасары Светлана Персова, Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдыйков, “Татинвестгражданпроект” дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Гадел Хөснетдинов катнашты.

Бүген киңәшмәдә соборны торгызу эшләрен башкаруга бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар һәм якын киләчәккә бурычлар билгеләделәр. Шуны ассызыклап үтәргә кирәк: Казан Мәрьям Ана иконасы соборы урынында коткару археологик кыр эшләре ТР Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты тарафыннан быел 26 апрельдә башланган. Хәзерге вакытта собор бинасының чикләрен ачыклау буенча эш төгәлләнгән. Тикшереләсе территориянең гомуми мәйданы 2,5 мең кв.м тәшкил итә. Иң беренче чиратта, собор һәм шундагы мәгарә храмы (Пещерный храм) территориясен археологик ачу планлаштырыла.

Айрат Ситдыйков сөйләгәнчә, хәзерге вакытта бу урында Бөек Ватан сугышы елларында төзелеп, 2000 елларга кадәр гамәлдә булган тәмәке фабрикасы эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән, шулай ук 1931 елда храм шартлатылганнан соң хасил булган җимерелү катламнарыннан арындыру эшләре алып барыла. Бина нигезенең торышын өйрәнү киләчәктә башкарыласы эш күләмен билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Бу эш төгәлләнгәнгәч, төп тикшеренү эшләренә керешү ниятләнә, дип билгеләп үтте археолог. Аның сүзләренчә, чистарту эшләрен май-июнь айларында төгәлләү ниятләнә, параллель рәвештә, проект эшләре дә алып барылачак.

“Әлегә торгызу эшләренең кайчан төгәлләнәчәген тәгаен әйтү авыррак, чөнки эш әле башланды гына. Без бу урында төрле чорларда ниләр булганын күз алдына китерә алмыйбыз. Ник дигәндә, бинаның нигезе торышына, шартлаудан тыш, аннан соң алып барылган төзелеш эшләре дә йогынты ясаган”, – ди белгеч. Әйтик, тәмәке фабрикасы гамәлдә булган чорда бетоннан салынган колонналар, бинаның эчке өлешен тулаем диярлек җимергән.

Моннан тыш, Айрат Ситдыйков киңәшмәдә катнашучыларга Казан храмнары территорияләрендә табылган археологик табылдыкларны күрсәтте. Алар арасында казу эшләре барышында Благовещение соборы фрескалары кисәкләре дә бар иде.

“Бүген киңәйтелгән составта объектка беренче тапкыр чыгуыбыз. Безгә мөһим мәсьәләләр буенча билгеле бер карарга килү кирәк иде”, – дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев журналистлар белән әңгәмә барышында. Өске соборда гына түгел, аның мәгарә храмында да гыйбадәт кылуга мөмкинлек булдыру заруриятенә игътибарны юнәлтеп, бер нәрсәнең дә күз уңыннан ычкынырга тиеш түгеллегенә басым ясады. Ул, диндарлар елның теләсә кайсы вакытында килеп гыйбадәт кыла алсын өчен, храмның җылытыла торган булачагын да билгеләп үтте.

ТР Дәүләт Киңәшчесе әйтүенчә, Казан Мәрьям Ана иконасы соборы нигезен реставрацияләп, шул килеш калдыру, пыяла белән каплап саклау һәм соборның үзен яңадан шуннан ерак түгел урында төзү турында да тәкъдимнәр булган. Әмма, ахыр чиктә, бинаны булган нигезгә салу хакында карар кабул ителгән.

“Казан Мәрьям Ана иконасының барлыкка килүе, табылуы – үзе бер могҗиза. Бүгенгәчә аның төп нөсхәсенең кайдалагы билгеле түгел. Шуңа да карамастан, әлеге икона бөтен христиан дөньясында хөрмәт ителә торган, дөньяга киң таралган иң дәрәҗәле иконалар исемлегендә. Аның нәкъ менә безнең җирлектә табылуына шатланмый мөмкин түгел”, – дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. Ул әлеге объектның шактый катлаулы булуына игътибарны юнәлтеп, бу билгеле бер дәрәҗәдә аның катлаулы язмышка дучар ителүенә бәйле, диде. Аерым алганда, соборның берничә тапкыр януын, совет чорында шартлатылуын искәртеп, бинаны торгызу эшләре бу факторларның һәммәсен истә тотып гамәлгә ашырылачак, дип ясады.

“Бу гади объект түгел. Әлеге эшкә аның катлаулы булачагын белә торып тотындык. Шуңа да карамастан, соборны заманча төзелеш технологияләреннән файдаланып, шул ук вакытта, реставрацияләү кагыйдәләрен бозмыйча, торгызу күздә тотыла. Бәхеткә, хәзерге вакытта белгечләребез фәнни яктан күпкә әзерлекле. Барлык карарлар, төзүчеләребезнең фәнни казанышларын һәм мөмкинлекләрен истә тотып, кабул ителәчәк. Бу – кулыбыздан килә торган эш”, – диде ТР Дәүләт Киңәшчесе. Ул билгеләп үткәнчә, совет чорында чиркәүләрне, соборларны гына түгел, гыйбадәтханәләрнең барысын да җимерделәр. “Бигрәк тә агач мәчетләрне җимерү ансат булган. Безнең авылларда мәчет манарасын төшергән кешеләрне әлегәчә гафу итмәделәр. Бу – диннең халыкка йогынтысы күрсәткече”, – диде ул, узган гасырда дингә ясалган һөҗүм турында сүз йөртеп.

Казан Мәрьям Ана иконасы соборын торгызуга өлеш кертү мөмкинлеге – Ходай рәхмәте, дип саный Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан. “Якын Көнчыгышта, Уругвайда, Көньяк Африка Республикасында – мин бөтен җирдә революциягә кадәр Казан Мәрьям Ана иконасы соборына багышлап төзелгән храмнарны очраттым. Татарстан башкаласында бу соборны торгызу Казанга гына түгел, Россия һәм дөнья өчен дә – бүләк”, – диде ул.

Искәртеп үтик: 21 июль, Казан Мәрьям Ана иконасы көнендә, аның исемендәге торгызылачак соборның нигезенә таш салу ниятләнә.

 


“Татар-информ” МА, ТР Президенты матбугат хезмәте