Яңалыклар

08.04.2016

Без Венгрия бизнесын Татарстан Республикасына җәлеп итәргә телибез һәм төрлечә ярдәм күрсәтергә әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Будапештта Венгрия-Татарстан эшлекле форумында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов, форумда катнашучыларны сәламләп, Россия төбәге буларак, Татарстан белән кызыксынганнары һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруга әзер булганнары өчен Венгрия җитәкчелегенә рәхмәт белдерде.

08.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Будапештта Graphisoft бизнес-паркында булган. 

Искәртик, Рөстәм Миңнеханов хәзерге вакытта Венгриядә эш визиты белән (2016 елның 7-8 апреле).

Бизнес-парк Будапешт үзәгендә Дунай елгасы буйлап урнашкан һәм анда ял итү, бизнес объектлар һәм университет бинасы урнашкан. 

 

07.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Будапештта Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын карады.

Чара “Вигадо” концерт залында узды

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов Венгриягә ике көнлек (2016 елның 7-8 апреле) эш сәфәре кыла.

07.04.2016

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгрия башкаласы Будапешт шәһәренә эш сәфәре белән килде. 

Рөстәм Миңнехановның  Будапештта булу программасы ике көнгә (2016 елның 7-8 апреле) сузылачак.

07.04.2016

Татарстан Республикасы Чехия партнерлары белән бизнес элемтәләрен урнаштыру һәм ныгыту яклы. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасының Көньяк Моравия крае Брно шәһәрендә Татарстан-Чехия эшлекле форумында белдерде. Форум эшендә Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек, Россиянең Брнодагы генераль консулы Александр Будаев, Чехия Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иржи Колиба, Татарстан белән Чехиянең эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.

07.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Европа татарлары альянсының киңәйтелгән утырышында катнашты. Чара Чехия Республикасының Көньяк Моравия краенда Брно шәһәрендә узды. 

07.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Брнода (Чехия Республикасы) Чехия компанияләре җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2016 елның 6-7 апреле) эш сәфәре белән Чехия Республикасында.

Очрашуларда Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек та катнашты.

06.04.2016

Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты – безнең республиканың бер кисәкчеге, ул Татарстан мәдәнияте белән танышырга, бер-беребезне якыннан белергә мөмкинлек бирәчәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Брно шәһәрендәге (Чехия Республикасы) “Соно-үзәге” сәхнәсендә чыгыш ясаганда хәбәр итте. 

Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты Татарстан Республикасының Чехиядәге Көннәре кысаларында узды. 

06.04.2016

Икътисадый яктан үсеш алган төбәкләр – Татарстан Республикасы белән Көньяк Моравия крае арасындагы хезмәттәшлек Россия Федерациясе белән Чехия Республикасы арасындагы эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгытырга ярдәм итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чехиянең Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек очрашуында хәбәр ителде.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2016 елның 6-7 апреле) эш сәфәре белән Чехия Республикасына килде.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең Чехиядәге Илчелегенә һәм Чехиянең Россия Федерациясендәге Илчелегенә, шулай ук  Көньяк Моравия крае администрациясенә бүгенге эш сәфәрен оештырулары өчен рәхмәт белдерде. Чехиядә (Брно шәһәре) Татарстан Республикасы Көннәрен һәм Татарстан Республикасы сәнгать осталары концертын уздыру мөмкинлеге өчен дә ул рәхмәт сүзләре җиткерде.

06.04.2016

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек (2016 елның 6-7 апреле) эш сәфәре белән Чехия Республикасына килде. 

Брно шәһәре аэропортында Рөстәм Миңнехановны Чехиянең Көньяк Моравия крае Гейтманы Михаил Гашек, башка рәсми затлар каршы алды. 

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов Көньяк Моравия крае администрациясенә юнәлде, анда Татарстан Республикасы Президенты һәм Көньяк Моравия крае Гейтманы әңгәмә корды.

Битләр: << 1341 1342 1343 1344 ( 1345 ) 1346 1347 1348 1349 1350 >>