Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына эш сәфәре кыла

10.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасына эш сәфәре белән килде.

Чехия башкаласы Прага шәһәрендә булу кысаларында Рөстәм Миңнехановның Чехия Республикасы Президенты Милош Земан белән очрашуы планлаштырыла.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Прагада Ольшан зиратында урнаштырылган Совет сугышчылары мемориалына чәчәкләр дә салачак.

Моннан тыш, Татарстан Президенты берничә эшлекле очрашу уздырачак һәм кайбер Чехия компанияләре җитәкчелеге белән сөйләшүләр алып барачак.  

Рөстәм Миңнехановның Чехия Республикасына эш сәфәре 12 майга кадәр дәвам итәчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.