Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Австриягә килде

12.05.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш визиты белән Австриягә килде.

Килеп төшүгә Рөстәм Миңнеханов Вена үзәгендәге Совет сугышчылары һәйкәленә чәчәкләр салды. 

Эш визиты кысаларында Татарстан Президентының Австрия икътисад Палатасы президенты һәм ил җитәкчелеге вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан-Австрия эшлекле форумында катнашачак, татар диаспорасы әгъзалары белән очрашачак. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.