Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Компания "Сухой" ГАҖ филиалы - "Сухого" тәҗрибә-конструктор бюросының җитештерү мәйданчыкларында булды (Мәскәү).
Татарстан Президентын ТР Премьер-министры - сәнәгать һәм сәүдә министры Альерт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, «Казанский «Гипронииавиапром» АҖ генераль директоры Борис Тихомиров һәм башкалар озата йөрде.
Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе Бөтенроссия авиация материаллары фәнни-тикшеренү институтында (ВИАМ) булды.
Визит барышында кунаклар институтның фәнни эшчәнлеге, ВИАМның материалларны өйрәнү өлкәсендәге казанышлары, заманча фәнни-җитештерү җайланмалары һәм аз тоннажлы җитештерү белән таныштылар, шулай ук институт белгечләре белән әңгәмә кордылар.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казан финанс районын үстерү буенча Россия-Малайзия консорциумы җитәкчелеге белән очрашты.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР МК Аппаратының Дәүләт милке белән эш итү һәм икътисад, финанслар идарәсе башлыгы Ренат Гайнетдинов, Ислам бизнесын һәм финансларын үстерү фонды президенты Линар Якупов, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева катнашты.
Иртәгә, 2016 елның 14 апрелендә, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми порталында (www.prav.tatarstan.ru) "Хәйрияче - 2015" республика конкурсында җиңүчеләрне котлау тантанасының онлайн трансляциясе оештырылачак.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашачак.
Бүген Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Чехиянең Карловы Вары шәһәрендә Беренче космонавт Юрий Гагарин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты. Ул анда ялда. Ә Юрий Гагарин 1966 елда Карловы Вары шифаханәләренең берсендә ял иткән булган.
Бүген ТР Хөкүмәте йортында Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясенең Венгрия һәм Чехиядә булуы нәтиҗәләренә багышланган брифинг узды.
Үзара хезмәттәшлекне, шул исәптән сәүдә-икътисад өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерү буенча ирешелгән килешүләр турында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сөйләде.
Гражданнарның 2015 нче елгы керемнәре буенча декларацион кампания тәмамланып килә. Агымдагы елның 30 нчы апреленнән дә соңармыйча, гражданнарның аерым категорияләре салым тотып калынмаган керемнәрнең билгеле бер төрләре буенча яшәү урыны буенча салым инспекциясенә физик затларның керемнәренә салым буенча декларацияләр тапшырырга тиеш. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкче урынбасары Андрей Никиташин искәртте.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Кама Тамагы һәм Спас муниципаль районнарында булды. Максаты - гражданнарны аварияле торактан күчерү буенча республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында яңа күп фатирлы йортлар төзелеше барышы белән танышу иде.
Татарстанлыларны Космонавтика көне белән ТР Премьер-министры Илдар Халиков котлады.
“Хөрмәтле татарстанлылар!
Татарстан Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән Космонавтика көне белән котлыйм!”
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәне Татарстан Республикасы рәсми делегациясенең Дубайга (Берләшкән Гарәп Әмирлеге) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дубайда Dubai Internet City компаниясендә булды.
Dubai Internet City (DIC) – мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эре технологик парк. Ул Якын Көнчыгыш, Төньяк Африка һәм Азия илләре белән хезмәттәшлек итә. DIC 1999 елда ачылган. DIC резидентлары арасында Microsoft, IBM, Cisco, Oracle Corporation, Nokia, Siemens һәм башкалар бар.
Бүген Татарстан кунаклары игътибарына DIC компаниясен тәкъдир иттеләр. Dubai Internet City вәкилләре киләчәк планнары турында сөйләделәр һәм сорауларга җаваплар бирделәр.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә мондый эре компания белән хезмәттәшлек Татарстан өчен бик актуаль. Ул, аерым алганда, хезмәттәшлекне оештыруны һәм мәгълүматны саклау өлкәсендә багланышлар урнаштыруны тәкъдим итте.
Очрашуда Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасының Дубайдагы сәүдә-икътисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов, «Иннополис» МИЗ» ААҖ генераль директоры Игорь Носов, «Югары технологияләр өлкәсендә технопарк - ИТ-парк» ДАУ директоры Антон Грачев һәм башкалар катнашты.