ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Марат Әхмәтов: Республиканың күпчелек районнар кырларына явым-төшемнәр айлык нормасы яртысыннан да кимрәк яуды

25.06.2016

Татарстан Республикасында яңгырлар урыны-урыны белән генә яуды һәм күләме дә төрле булды, шуңа күрә күпчелек районнар кырларында явым-төшемнәр айлык нормасы яртысыннан да кимрәк булды. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

"ДЫм уңышыбызны киметүче фактор булып тора, - диде Марат Әхмәтов. - Явым-төшем күп булган урыннарда да вәзгыять төрле. Температура да атна буена Цельсий буенча 30 градус булды". 

ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, Гидрометцентр Бөгелмә агроурынлыгында "туфрак корылыгын" раслады. "Бу бөтен көньяк-көнчыгышка карый, - диде ул. - Башка районнар да шуңа якынлаша. Күпмедер дәрҗәдә безгә дым саклау технологиясе ярдәм итә, көз-кышкы дым ярдәм итә".

Марат Әхмәтов бөтен җирдә һәм тиз арада стресска каршы препаратларны яфрак аша кертүне тәкъдим итте, алар республикада җитәрлек. 

"Тамырдан тыш ашлама кертү коткара ала, әлбәттә. Аны куллану ел саен арта. Әлмәт районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ярфак аша чәчүлекләрнең 13 % ашлама кертелгән, Әгерҗе районында - 15 %, Тәтеш районында  - 16 %, Спас - 21 %, Югары Ослан -  25 %. 

Марат Әхмәтов территориаль идарәләргә һәр авыл хуҗалыгы оешмасы буенча тамырдан тыш ашламалар кертүне анализларга йөкләде, рейтинг төзергә һәм районнар массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар чыгарырга. 

Терлеккә азык әзерләү буенча Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, беренче кат үләннәрне чабу күпчелек районнарда тәмамланган. Барлыгы республикада 1114 мең тонна сенаж һәм 293 мең тонна печән әзерләнгән. Бу 481 мең тонна азык берәмлеге, ягъни бер терлек башына 8,1 центнер азык берәмлеге. 

10 ц.а.б.ннән артык Зәй, Сарман, Нурлат, Апас, Азнакай, Мамадыш, Түбән Кама районнары әзерләгән. 

Күрсәткечләре ким районнар арасында - Кама Тамагы, Югары Ослан, Әгерҗе, Кайбыч, Менделеевск, Аксубай районнары. 

Алдагы иген җыю турында Марат Әхмәтов узган елда кайбер районнарда 30 августка уңыш әле кырларда булганын искә төшерде. "Бу көнгә җыелмаган уңыш - әрәм булган иген", - диде ул. 

Кырларда җыелмаган уңыш сәбәбе - комбайн һәм ашлык әзерләү хуҗалыгының әзер булмавы ул. 

Марат Әхмәтов районнар башлыкларына һәм хуҗалыклар җитәкчеләренә узган еллар хаталарын кабатламаска өндәде һәм 10 июль көненә урып-җыю кампаниясенә әзер булырга чакырды. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туфракта дым саклау эшенә җитди игътибар итәргә йөкләде. Район башлыкларын әлеге вәзгыятьтә нәтиҗәле эшләргә өндәде. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук ТР буенча Россельхознадзорга һәм ветеринар хезмәтләргә районнарда Африка чумасын ачыклау макстаында дуңгыз фермаларын тикшерергә йөкләде һәм бу өлкәдә вәзгыятьне хәбәр итәргә кушты.