Яңалыклар

05.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселманнарның төп бәйрәме - Ураза гаетенә багышланган бәйрәм намазында катнашты. Тантаналы вәгазьне һәм намазны Казанның Галиев мәчетендә ТР Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Вәгазьдә Татарстан мөфтие РФ Президенты Владимир Путин һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан килгән котлау телеграммаларын укыды. 

05.07.2016

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа резиденциясендә булды. Чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. ТР Диния нәзарәтенең яңа резиденциясе "Галиевлар йорты" төбәк дәрәҗәсендә мәдәни мирасы саналган йортта урнашкан. 

05.07.2016

Мөхтәрәм татарстанлылар! Кадерле ватандашлар! Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән котлыйм! Изге Рамазан аенда барлык мөселман кардәшләребез рухи яңарыш шатлыгын татыдылар, мәрхәмәтле булдылар, изге эшләр кылдылар. Бүген без Аллаһыга чиксез рәхим-шәфкате, безгә яшәү, эшләү һәм нәселебезне дәвам итү мөмкинлеге биргән өчен рәхмәт укыйбыз.

04.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Россия Федераль медик-биологик агентлык җитәкчесе Владимир Уйба белән очрашуы барышында Татарстанда спорт медицинасын үстерү мәсьәләләре  буенча фикер алыштылар.   

Очрашу Иннополис шәһәрендә яңа медицина үзәгендә узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, КФУ ректоры Илшат Гафуров һәм башкалар катнашты. 

04.07.2016

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәренә эш сәфәре белән барды. Аны ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, "Иннополис" МИЗ" АҖ генераль директоры Игорь Носов, Иннополис мэры Егор Иванов һәм ТР вузлары ректорлары озата йөрде. 

04.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татхимфармпрепараты» ААҖдә (Казан, Беломорская ур., 260) булды, анда стериль күз мазьләре, тамчылары һәм стериль булмаган тышкы мазьләр, гельләр җитештерү буенча яңа цех белән танышты.

Рөстәм Миңнехановка цехта урнаштырылган җайланмаларны, продукция җитештерү һәм төргәкләү буенча автоматлаштырылган линияләрне күрсәттеләр.

02.07.2016

Бүген Казанның "Корстон" комплексында "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXV конференциясе булды.

Искәртәбез: 2,5 айдан соң ил парламентының яңа составын сайларга туры киләчәк.

Конференциягә "Бердәм Россия" партиясенең 45 җирле бүлегеннән 300дән артык делегат җыелды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Идар Халиков, республика Хөкүмәте әгъзалары, "Бердәм Россиянең" Яшьләр гвардиясе" һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаша.

02.07.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нидерланд Корольлегенең Россия Федерациясендә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Рон Ван Дартел белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә үтте. 

Кунакларны сәламләп Рөстәм Миңнеханов Россия-Голландия мөнәсәбәтләре кысаларында хезмәттәшекне үстерү мөмкинлеге өчен шат булуы турында хәбәр итте. 

02.07.2016

Татарстан Республикасында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы гамәлгә ашырыла торган барлык муниципаль районнарда да 830 объектның 790ында эшләр башланган.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

02.07.2016

"Динамо-Казан" уенчылары чирәм хоккее буенча Россия чемпионы булды. Татарстан командасы әлеге мактаулы исемгә инде 13нче тапкыр иреште.

Ике матчтан торган финалда Казан хоккейчылары Электросталь командасын отты. Беренче очрашуда казанлылар буллитлар сериясендә җиңде.

Битләр: << 1311 1312 1313 1314 1315 1316 ( 1317 ) 1318 1319 1320 >>