Яңалыклар

22.04.2016

Бүген көннең икенче яртысында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанга килде.

«Казан» халыкара аэропортында Владимир Путинны Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Татарстан башкаласы Казанда Владимир Путин Россия Федерациясе Президенты каршындагы Физик культура һәм спорт советы утырышын уздырачак.

22.04.2016

Бүген Чаллыда "Мастер" Кама индустриаль паркы территориясендә суыткыч җиһазларын җитештерүче "Хайер" заводын тантаналы ачу чарасы үтте. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, «Хайер» корпорациясе президенты Лян Хайшань, Чаллы мэры Наил Мәһдиев, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. 

22.04.2016

"Казаноргсинтез" ГАҖ продукцияләре исемлеген киңәйтү өчен безгә берничә мәсьәләне хәл итү кирәк. Бу, беренче чиратта, - предприятиене инвестицияләре һәм чимал белән тәэмин итү. 

Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Казаноргсинтез" ГАҖнең 2015 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре турныдагы матбугат конференциясендә белдерде. 

Матбугат конференциясе, гамәви акционерлык җәмгыяте акционерларының еллык җыелышы тәмамлангач, үтте. Анда "ТАИФ" ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, "Казаноргсинтез" ГАҖ Директорлар советы рәисе Руслан Шиһабетдинов, "Казаноргсинтез" ГАҖ генераль директоры Фәрид Миңнегулов катнаштылар. 

22.04.2016

Бүген «Казаноргсинтез» ГАҖ акционерларының еллык җыелышы булып узды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

2015 елдагы эшчәнлек йомгаклары турында «Казаноргсинтез» ГАҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов чыгыш ясады.

«Казаноргсинтез» ГАҖ 2015 ел йомгаклары буенча 2014 елга карата финанс нәтиҗәләрен яхшыртты, дип хәбәр итте генераль директор.

21.04.2016

Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы муниципальара нәтиҗәле хезмәттәшлекне, дәүләт хакимияте органнары белән үзара багланышларны тәэмин итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Ратушасында Җирле үзидарә көненә һәм Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы гамәлгә куелуга 19 ел тулуга багышланган тантанада хәбәр итте.   

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 10 ел элек Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы төзү турында кабул ителгән карар дөрес булган. «Минемчә, бу дөрес карар булган, - диде ул. – Без  муниципалитетларыбыз белән элемтәләр алып барырлык орган оештырганбыз».

21.04.2016

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Казандагы "Цифрлы технологияләр үзәге" АҖнең прототиплау үзәгендә (Казан, Ак. Павлов ур., 2а й.) булды. Аны ТР вице-премьеры – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР икътисад министры Артем Здунов, республиканың сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре озата йөрде.

Җитештерү мәйданчыклары белән "Цифрлы технологияләр үзәге" АҖ генераль директоры Кирилл Колганов таныштырды.

21.04.2016

Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасының Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга республика парламентының “Парламентаризм үсешенә өлеш керткән өчен” мактау билгесен тапшырды.  

Искә төшерәбез, бу мактау билгесе 2015 елның апрелендә булдырылган иде.

21.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Torrey Pines Investment венчур компаниясенең (АКШ) идарәче партнеры Николай Савчук белән очрашты. 

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, «Татхимфармпрепараты» ААҖ генераль директоры Тимур Ханнанов һәм башкалар катнашты. 

21.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Берләштерелгән судно төзү корпорациясе" АҖ (БСТ) президенты Алексей Рахманов белән очрашты. Алар Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләренең БСТ судно төзү предприятиеләре белән кооперация мәсьәләләре турында фикер алыштылар.  

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды.

20.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Тюрингия (ФРГ) Ирекле дәүләте делегациясе әгъзалары белән очрашты. Ул билгеләп үткәнчә, делегация зур һәм аңа Тюрингия Хөкүмәте һәм Парламенты әгъзалары, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре керә.

Сез Татарстанда булганда программагыз бай булды, нәтиҗәдә сез безнең төбәк белән өлешчә таныштыгыз, диде Рөстәм Миңнеханов, Тюрингия (ФРГ) Ирекле дәүләте Премьер-министры Бодо Рамелов әфәндегә мөрәҗәгать итеп.

Битләр: << 1311 1312 1313 1314 1315 ( 1316 ) 1317 1318 1319 1320 >>