Яңалыклар

15.04.2016

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кайбыч муниципаль районына эш сәфәре кылды. Төп максат - Кайбыч районын булдыру турында указны имзалауга 25 ел тулу уңаеннан уздырылучы бәйрәм чараларында катнашу. Төп бәйрәм Олы Кайбычның мәдәният йортында үтте. 

15.04.2016

Бүген Казанда Рихард Зорге урамында “Имәнлек” - “Җиңү проспекты” метро тоннеленең сул як юлында казу эшләре тәмамланды.

Тоннельне казу эше тәмамлану тантанасында бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Андрей Лобов, “Казан метро төзелеше” ААҖ генераль директоры Марат Рәхимов катнаштылар. 

15.04.2016

Икътисадый кыенлыкларга карамастан, «Түбән Кама нефть химиясе» күп кенә юнәлешләр буенча күрсәткечләрне арттыра алды. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында хәбәр итте, анда компаниянең 2015 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.
Чара Түбән Камада узды. Җыелышта шулай ук «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «ТАИФ» ААҖ генераль директорының «Түбән Кама нефть химиясе» ГАҖна идарә һәм стратегик үстерү буенча урынбасары Владимир Бусыгин, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров һәм башкалар катнашты. 

15.04.2016

Бүген Татарстан Республикасына Хаким Архимед Мөхәмбәтов җитәкчелегендә Казакъстанның Костанай өлкәсе делегациясе килде.

"Казан" халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы  Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов каршы алды.

14.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «2015 ел хәйриячесе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Чара «Корстон» КСККда узды, тантанада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм күрсәтү буенча төбәк иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе Владимир Вавилов, «Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызу республика фонды» КБО башкарма директоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппаратлары хезмәткәрләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.

14.04.2016

Татарстанда ачылган инжиниринг үзәкләре сәнәгать предприятиеләренә фәнни тикшеренүләр өчен ныклы нигез булырга тиеш. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инжиниринг үзәкләре һәм прототиплау үзәкләренең предприятиеләр белән багланышын ныгыту мәсьәләсе буенча семинар-киңәшмәдә белдерде. 

Чара ТР Хөкүмәте йортында бөтен муниципаль районнар белән видеконференцэлемтә режимында үтте. 

14.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның Авиатөзелеш районы буенча җәмәгать судьяларының яңа бинасында (Лукин ур., 2/15) булды. 

Аны Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе Илгиз Гыйләҗев, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы юстиция министры Лариса Глухова, Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов һәм башкалар озата йөрде. 

13.04.2016

Бүген Казанның “Алтын алка” спорт комплексында (Гаврилов ур., 48а) 2003 елда туган яшүсмерләр арасында алкалы хоккей буенча Россия беренчелегенең финал этабы башланды. Тантаналы чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Казан шәһәренең Хоккей федерациясе президенты Андрей Рябов катнашты.

13.04.2016

Татарстанда юл тамгалары салу буенча эшләрне башкаручыны билгеләү өчен сатулар әлегәчә уздырылмаган, бу хакта ТР Министрлар Кабинетында ТР Хөкүмәтенең юлларда хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча комиссиясе утырышында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов хәбәр итте.

Бу чара ТР Хөкүмәте йортында узды, аны ТР Премьер-министр урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров уздырды.

13.04.2016

Бүген РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Рогозин “Имин шәһәр” аппарат-программа комплексы (АПК) системаларын үстерү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышын уздырды.

Бу чара видеоконфернцэлемтә режимында үтте. Татарстан Республикасыннан утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары  Таһир Кәримуллин, ТР Куркынычсызлык Советы секретаре Айрат Шәфигуллин, ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Битләр: << 1311 1312 1313 1314 1315 1316 1317 1318 ( 1319 ) 1320 >>