Татарстанда 2016 елгы коену сезонында, узган ел белән чагыштырганда, суга батып үлгән балалар саны арткан, шулай да, суга батучыларның гомум саны кимегән. Бүген бу хакта җәй көне республика сулыкларында куркынычсызлык тәэминатына багышланган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, Татарстанда өлкәннәр һәм балалар арасында суга батучылар күп булган 2015 ел нәтиҗәләре буенча, 2016 елның апрель-май айларында барлык белем бирү йортларында укучылар өчен суда куркынычсызлык дәресләре үткәрү карары кабул ителгән булган. 1 июнь - коену сезоны башланган көнгә барлык муниципалитетлар да суда куркынычсзлык буенча лекцияләр укылуы турында хисап тоткан. Шулай ук мәктәп яны лагерьларында да шундый ук лекцияләр үткәрү бурычы куелган.
2 июньнән ТРда һәм Россиянең башка төбәкләрендә сәламәтләндерү лагерьлары эшли башлаган. Узган атнада Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе Кырым һәм Анападагы сәламәтләндерү лагерьларында булып, аларның җитәкчеләре һәм милекчеләре белән очрашулар үткәргән. Комиссия ял системасы, балаларны сәламәтләндерү программасы, суда куркынычсызлык тәэминаты белән танышкан. Лагерьлар эшендә кагыйдә бозулар ачыкланмаган.
"Без кайтканнан соң, Карелиядә фаҗига килеп чыкты. Россия Хөкүмәте таләбе буенча без Балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру буенча ведомствоара комиссия һәм Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең уртак утырышын үткәрдек. Тиз арада республика лагерьлары эшенең куркынычсызлыгын тикшерү бурычы куелды. Без әлеге эшне башкардык. Аның нәтиҗәләре буенча пляж зонасы, балалар коену зонасы булган лагерьларга заявкалар кабул ителмәде. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы әлеге пляжларны файдалануга рөхсәт бирми торып, анда балалар кабул ителмәячәк", - диде В.Шәйхразиев.
Спикер сүзләренчә, Татарстанда сулыклар күп булса да, аларның күбесе нормаларга туры килми. Аларда су коену тыелуны кисәткән аншлаглар куела.
"Җиһазландырылган пляжлар саны аз булганлыктан, кайда су коенып була, дигән сорау ачык кала. Без һәр муниципаль берәмлеккә мониторинг үткәреп, пляжлар саны арту яки кимүне ачыклаячакбыз. Һәр муниципалитта бердән артык җиһазландырылган пляж булырга тиеш. Мәгълүматларны алгач, 2017 елгы коену сезонына әзерләнә башлыйбыз, муниципалитетлар алдына рәсми пляжлар санын арттыру бурычын куябыз", - дип белдерде вице-премьер.
Кисәтү эшләре үткәрелүгә карамастан, балалар барыбер суга бата. 2016 ел коену сезонының беренче аенда республикаңа суга батып үлгән балалар саны узган елгыдан күбрәк. Гәрчә, 2015 елның шул чоры белән чагыштырган вакытта, суга батучыларның гомуми саны кимесә дә. Ел башыннан республикада 47 кеше батып үлгән (2015 елның әлеге чорында - 56), шул исәптән 8 бала. 1 июньнән Татарстанда 27 кеше үлемен суда тапкан, шуларның 6сы - бала.
В.Шәйхразиев сүзләренчә, кешеләр еш кына коеныр өчен җиһазланыдырылмаган урыннарда бата. Моннан тыш, ата-аналар күп очракта элементар куркынычсызлык таләпләрен үтәми. Су баткан балаларның яше - 4тән 18 яшькәчә. Балигъ булмаган бала өлкәннәр тарафыннан игътибарсыз кала һәм санаулы минутларда су төбенә китә.
ТР Премьер-министры фикеренчә, иң төп бурычларның берсе - суда кешеләрне коткару җәмгыятьләрен оештыру. Бүгенге көндә Казан һәм Чаллыда шундый җәмгыятьләр актив эшли, Яшел Үзәндә оештырыла. Сулыклар булган барлык муниципалитетларда үзиреклеләр ярдәме белән шундый җәмгыятьләр оештыру зарур. Шул ук вакытта волонтерларны кешеләрне коткарырга өйрәтергә һәм аларны кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәргә кирәк, дип саный Васил Шәйхразиев.