Яңалыклар

26.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләде. 

Тантана М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкилләре, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.   

26.04.2016

“Ефәк юлы” ралли участогы тагын Татарстан аша узачак. Бу турыда бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТРның Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова хәбәр итте.

“Татарстан тарихта аерым урын алып тора – 2009 елда монда ярышлар башланды. Ралли башка форматта әйләнеп кайта”, - диде ул бүген журналистларга.

26.04.2016

Казанда “Туган авылым” милли комплекс мәйданчыгында туристлар өчен махсус атналык театральләштерелгән Kazan фольклор тамашасы башланачак. Проект ТРның Туризм буенча Дәүләт комитеты ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТРның Туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова хәбәр итте.

26.04.2016

Бүген Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар Советы утырышы булды.

Республиканың нефть-газ-химия комплексында нефть табу һәм эшкәртү, пластмасса эшләнмәләр җитештерү арта. Химия продукциясе җитештерү узган елгы дәрәҗәдә калган. Бу хакта холдингның генераль директоры Рафинат Яруллин I квартал нәтиҗәләренә багышланган докладында хәбәр итте. Шул ук вакытта, аның мәгълүматы буенча, ягулык секторы компанияләренең табышы, кереме һәм республика бюджетына күчерелә торган акчалары кимегән. Химия һәм нефть химиясе өлкәсендә "Амонний" комплексы эшли башлау сәбәпле, үсеш күзәтелә, төп химия предприятиеләрендә, "Кварт" һәм "Химград"та сату күләме арткан. 

26.04.2016

ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Созвездие-Йолдызлык» республика ачык телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивален оештыруга һәм уздыруга өлеш керткәне рәхмәт белдерде.  

Комиссия җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе тарафыннан имзаланган, Татарстан Республикасы Президенты адресына юлланган телеграммада әйтелгәнчә, «гаҗәеп җылы иҗат атмосферасында узган  фестиваль, чынлап торып күркәм бәйрәмгә, тантаналы һәм уникаль вакыйгага әверелде».

26.04.2016

Бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 130 ел. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Г.Тукай скверындагы шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салды.

26.04.2016

Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле ватандашлар! Сезне Татарстанның, күпмилләтле Россиянең һәм бөтен төрки дөньяның мәдәни тормышындагы истәлекле вакыйга – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу белән чын йөрәктән тәбрик итәм.

25.04.2016

Бүген Мәскәүдә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең гомуми җыелышында катнашты, ул РФ Тышкы эшләр министрлыгында узды.

25.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Зәй һәм Әлмәт районнарында язгы чәчү эшләре барышы белән танышты. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде. 

25.04.2016

Көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сарман муниципаль районына барды. Төп максат - язгы чәчү эшләре барышы белән танышу. ТР Президентын ТР Премьер-министры урынбасары - азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов һәм Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин озата йөрделәр. Өстән очып караганнан соң, Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар һәм авыл башлыклары белән очрашты. 

Битләр: << 1311 1312 ( 1313 ) 1314 1315 1316 1317 1318 1319 1320 >>