Яңалыклар

28.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков "КАЗАН ЭКСПО" халыкара күргәзмә үзәге логотибын һәм фирма стилен эшләүгә ачык Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләрен сайлап алу буенча жюри утырышында катнашты.

Бу чара югары технологияләр өлкәсендәге “IT-парк” технопаркы территориясендә узды.

28.04.2016

Бүген ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, ТР “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте советы рәисе Әсгать Сәфәров волейболчы Екатерина Гамовага РФ Спорт министрлыгының  “Физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары өчен” мактау билгесен һәм “ТР “Динамо” ФСҖнә 90ел” исемле юбилей медален тапшырды.

Бу тантана Казан Кремлендә узды. Шулай ук анда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасарыХәлил Шәйхетдинов һәм ТР Волейбол федерациясе вице-президенты Илһам Рәхмәтуллин катнашты.

28.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чехия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владимир Ремек белән очрашты.

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Казан Кремлендәге эш кабинетында узды.

Яклар Россия-Чехия мөнәсәбәтләре кысаларында Чехия Республикасы белән Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләште.

28.04.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "ТАИФ" компанияләр төркеменең 2015 елдагы эшчәнлегенә югары бәя бирде. Компания акицонерларының еллык гомуми җыелышы тәмалмангач биргән матбугат конференциясендә ул бу хакта хәбәр итте. 

Катлаулы геосәяси вәзгыятькә карамастан, 2015 ел нәтиҗәләре буенча "ТАИФ" компанияләр төркеме эшчәнлеге уңай, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, бу 524 млрд. сум керем, табыш та, бөтен дәрәҗәдәге бюджетларга салымнар да, уртача хезмәт хакы да - без канәгать. 

27.04.2016

Бүген Арча районының Яңа Кырлай авылында яңа әдәби-сынлы парк ачылды. Бу чарада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Парк ТР Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин инициативасы белән булдырылган.

27.04.2016

Бүген Яшел Үзәннең А.М.Горький исемендәге заводында Вьетнам Хәрби-диңгез көчләре өчен эшләнгән «Гепард-3.9» фрегаты тантаналы шартларда суга төшерелде. Бу әлеге төрдәге корабларны төзү буенча икенче контракттан - беренче фрегат.

27.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәләренең пленар утырышында катнашты. Чара Казандагы "Корстон" кунакханә сәүдә-күңел ачу комплексында узды. Әлеге фикер алышу ысулы үзен уңай яктан күрсәтте, диде Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләгәнчә, ел саен Россия һәм Казан венчур ярминкәләре тәҗрибә һәм фикер алышу өчен күп санда Россия һәм чит ил вәкилләрен җыя. 

27.04.2016

Бүген Казанның "Корстон" комплексында XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәләре ачылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

"Без сезне Татарстан Республикасы башкаласы Казанда сәламлибез. XVI Россия һәм XI Казан венчур ярминкәләрен оештыручыларга, илнбезнең венчур хәрәкәтенең чишмәбашында торган затларга рәхмәтемне җиткерәсем килә. Аеруча чит ил партнерларына рәхмәтемне белдерәм", - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов ачылу тантанасында катнашучыларга.

27.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты, Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Россия Федерациясе Инновацион төбәкләре ассоциациясе комитетлары җитәкчеләренең традицион утырышы узды. Чара Казанда «Корстон» КСККда булды. 

Утырышта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге гади генә булмаган шартларда Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе (ИТА) активрак эшләргә һәм үз алдына яңа актуаль бурычлар куярга тиеш. 

26.04.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Ирландия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Эдриан МакДэйд белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә үтте.

Рөстәм Миңнеханов, Ирландия Республикасы делегациясен сәламләп, Татарстанга визитлары Казан һәм республика турында уңай тәэсирләр калдырыр дигән өметен белдерде. 

Ул шулай ук Эдриан МакДэйдны Ирландия Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе итеп билгеләнүе белән котлады. 

Битләр: << 1311 ( 1312 ) 1313 1314 1315 1316 1317 1318 1319 1320 >>