Рөстәм Миңнеханов: Хәзерге дөньяда этнографик туризм популярлаша бара

29.06.2016

2025 елга кадәр чорга Россиянең дәүләт һәм милли сәясәте стратегиясендә өстенлекле бурычлар арасында этнографик һәм мәдәни-танып белү туризмын, рекреацион зонларны үстерү мәсьәләләре аерым урын алып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  Милләтара һәм диниара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Советның киңәйтелгән утырышында хәбәр итте.   

Утырыш Казан Кремленең вәкиллек корпусында узды һәм этнографик һәм мәдәни-танып белү туризмын, рекреацион зонларны үстерү мәсьәләләренә багышланды.   

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, шул исәптән республика министрлыклары һәм ведомстволары, Татарстан Республикасы буенча федераль башкарма хакимияте органнары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Республикасы мунициципаль районнары башлыклары, республика һәм муниципаль музейлары һәм музей-тыюлыклары, халык сәнгате һөнәрләрен үстерү үзәкләре, туризм өлкәсендәге мәгариф оешмалары, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы җитәкчеләре, этномәдәни, дини иҗтимагый оешмалар лидерлары, туризм  индустриясе, экспертлар бергәлеге вәкилләре, республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Моннан тыш, видеоконференция режимында урыннарда муниципаль берәмлекләр башлыклары урынбасарлары һәм башкарма комитетлары җитәкчеләре, этнодини мөнәсәбәтләр өлкәсе өчен җаваплылар, дуслык йортлары, Татарстан халыклары ассамблеясе филиаллары һәм вәкиллекләре директорлары катнашты.

Ял вакытында башка халыкның тормыш рәвешен, тарихын һәм мәдәниятен танып белү – туризм өлкәсендә тулысынча хәл ителергә мөмкин булган бурычларның берсе, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. 

 «Соңгы елларда без Татарстанның туризм потенциалын үстерү буенча актив эшлибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - 2015 елда республикага килгән туристлар саны 2,7 млн. кешедән артып киткән. Соңгы биш елда үсеш –  70%. Бу күрсәткеч Мәскәү, Санкт-Петербург, Краснодар крае күрсәткечләре белән чагыштырырлык».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән «РФ эчке һәм читтән килүчеләр туризмын үстерү (2011-2018 годы)» федераль максатчан программасына 17 төбәк белән бергә Татарстан да  кертелде. Татарстанда бу – Болгар һәм  Свияжск шәһәрләре.

«Болгарда 2018 ел азагына 250 өстәмә эш урыны булдырылачак һәм туристлар агымы елына 500 мең кешегә артачак, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Свияжскта 2017 ел азагына 140 өстәмә эш урыны булдырылачак һәм туристлар агымы елына 400 мең кешегә артачак».

«Хәзерге дөньяда этнографик туризм популярлаша бара», - дип саный Татарстан Республикасы Президенты. 

Аның сүзләренчә, Татарстан – Россия төбәкләре арасында туристларны җәлеп итә торганнарның берсе, ул мәдәни һәм этнографик мираска ия, бигрәк тә гамәлдәге җирлекләр, сакланып калган хуҗалык итү, мәдәни тормыш гореф-гадәтләре һәм йолалар аеруча әһәмиятле.   

«Бу бай инфраструктураны туризм челтәренә кертергә кирәк», - диде ул.

Моннан тыш, Татарстанның табигый ял итү урыннары күп, шулардан: күлләр, елгалар яр буйлары, урман кишәрлекләре.   

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Республикасында ярдәм күрсәтелергә тиешле актив кешеләр күп. Утырыш барышында Зеленодольск районының Исәк авылында ачык һавада урнашкан «Татар авылы» Татар этнографик музеен туристлар маршрутларына кертергә дип музей директоры Дамир Камалетдинов мөрәҗәгать итте.

Утырышка этнографик һәм мәдәни-танып белү туризмын, рекреацион зонларны үстерү тәҗрибәсенә багышланган фильм, мәгълүмат-аналитик материал һәм «Татарстан – туган йортыбыз» журналы басмасы тәкъдим ителде.

Төп нотыклар белән Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибгатуллин чыгыш ясады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.