Рөстәм Миңнеханов «Нефть бирүне арттыруның термик алымнары» халыкара семинар-конференциясендә катнашучылар белән очрашты

29.06.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Нефть бирүне арттыруның термик алымнары: лаборатор тикшеренүләр, модельләштерү һәм промысел сынаулары» халыкара семинар-конференциясендә катнашучылар белән очрашты.

Очрашу КФУның Геология һәм нефть-газ технология институтының актлар залында (Казан, Кремль ур., 4) «түгәрәк өстәл» форматында узды.

Чарада «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, КФУ ректоры Илшат Гафуров, нефть бирүне арттыруның термик алымнары өлкәсендә әйдәүче белгечләр катнашты.

«Елдан-ел кыен чыгарылучы нефть запаслары темасы актуаль була барачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул билгеләп үткәнчә, нефть ятмалары ярлылана барган шартларда Татарстан еллык нефть чыгаруны 34 млн. тоннага җиткерде.

«Республика һәм аның төп нефть компаниясе «Татнефть» өчен  конференциядә күтәрелгән технологияләр мөһимрәк була бара, халыкара тәҗрибә дә кирәк», – диде Татарстан Республикасы Президенты.

Аннары КФУ ректоры Ильшат Гафуров, КФУның Геология һәм нефть-газ технология институты директоры Данис Нургалиев чыгыш ясады.

Нефть ятмаларын эшкәртүнең THAI һәм CAPRI термик алымнарын эшләүче  Британия университеты профессоры Бата Малькольм Гривс бу алымнарга баштарак ышаныч аз булуы һәм соңыннан аның алдынгы урыннарга чыгуы турында сөйләде.


"Татар-информ" МА