Казан Кремлендә Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әңгәмә кордылар

21.07.2016

Бүген көннең икенче яртысында Казан Кремлендә Губернатор сараендагы Ак залда Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әңгәмә кордылар. 

Рөстәм Миңнеханов Рус Православие чиркәве башлыгына визиты өчен, вакыт табып килүе өчен рәхмәт белдерде. "Татарстанлылар сезнең визитны бик көттеләр", - диде ул Патриархка. 

Татарстан Президенты әңгәмәдә тагын бер кат бүген Казанда Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы катнашында үткән Казан Изге Ана иконасы соборына нигез салу тантанасының әһәмиятен ассызыклады. "Бу чыннан да бөтен татарстанлылар һәм православие христианнары өчен гаять мөһим зур вакыйга", - диде ул. 

Патриарх мактаулы кунаклар китабында язу калдырды. 

"Чәчәк атучы Татарстанны күпгәнемә шатланам - бу җирдә православиелеләр һәм мөселманнар кече ватаннары иминлегенә һәм бөек Россия иминлегенә янәшә хезмәт итәләр. Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улына кунакчыллыгы өчен һәм православиелеләр һәм  мөселманнарга озак еллар дәвам итүче багланышларына зур ярдәме өчен рәхмәт", - дип язды ул. 

Рөстәм Миңнеханов Патриархка югары бәясе һәм ышанычы өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.