Бүген 2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2016 ел азагына кадәр республиканың финанс системасы органнарының бурычлары турында финанс министры Радик Гайзатуллин республика киңәшмәсендә сөйләде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Радик Гайзатуллин хәбәр иткәнчә, 2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 108,8 млрд. сум күләмендә кергән.
Республика бюджеты 90,2 млрд. сумга үтәлгән.
Җирле бюджетларның үз керемнәре 18,6 млрд. сум күләмендә тупланган.
6 ай эчендә табышка салым килере – 37 млрд. сум, 2015 елның июленә күчкән түләүләрне исәпкә алып, асылда былтыргы дәрәҗәгә туры килә, диде Татарстан Республикасы финанс министры.
Физик затлар керемнәренә салым (НДФЛ) килере –29,2 млрд. сум, шулардан республика бюджетына – 20,3, җирле бюджетларга – 8,9 млрд. сум.
Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым булмаган керемнәр килере – 7,3 млрд. сум, 2015 елның шул чорына карата артым – 0,5 млрд. сум, ягъни 6%ка.
Татарстан Республикасы бюджетына салым булмаган кермнәр 3,9 млрд. сум күләмендә кергән, былтыргы белән чагыштырганда - 0,8 млрд. сум.
Җирле бюджетларга салым булмаган кермнәр 3,4 млрд. күләмендә кергән, былтыргы белән чагыштырганда 0,3 млрд. сумга, ягъни 10 процентка ким.
Бюджетның керем өлеше үтәлеше турында Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә, төп проблемаларның берсе – салымнар буенча 7,2 млрд. сум күләмендәге бурыч.
2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерлгән бюджеты чыгымнары буенча үтәлеш 113,8 млрд. сум, дип белдерде Радик Гайзатуллин. Республика бюджеты чыгымнары – 98,9 млрд. сум. Җирле бюджетлар буенча бюджетара трансфертлар - 20,4 млрд. сум.
Бюджет үтәлешенең төп проблемаларыннан берсе – «май указларын» гамәлгә ашыру. Монда беренче чиратта «юл карталарында» билгеләнгән тармак бурычлары үтәлеше индикаторлары мәсьәләләре эшләнә.
«Юл карталары» кысаларында түләүле хезмәт күрсәтүләрдән һәм бюджетны оптимальләштерүне дәвам итүдән керемнәрне арттыру чаралары карала.