Марат Сафиуллин: Агымдагы елның 1 июленә Татарстанның берләштерелгән бюджетына салым түләүләре буенча бурыч 7,223 млрд. сум тәшкил иткән иде

22.07.2016

Татарстан Республикасы территориясендә бөтен салым түләүләренең гомуми күләме 209,3 млрд. сум тәшкил итте. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында үткән киңәшмәдә ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.Киңәшмәдә каралган төп мәсьәлә - 2016 елның 1 яртыеллыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары һәм 2016 ел азагына кадәр республика финанс, казначылык һәм салым органнарының бурычлары.

Татарстан Республикасы салым органнарының 2016 елның беренче яртыеллыгында эшчәнлекләре нәтиҗәләре буенча чыгышында Марат Сафиуллин Идел буе федераль округындагы эре субъектлар буенча агымдагы елның беренче кварталында салым түләүләре күрсәткечләрен китерде. Әйтик, Самара өлкәсе территориясендә салым түләүләре 153,7 млрд. сум тәшкил иткән, Башкортостан Республикасында - 125,0 млрд. сум, Пермь өлкәсендә - 114,5 млрд. сум, Түбән Новгород өлкәсендә - 112,5 млрд. сум. 

Салым органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелелегенең федераль рейтингы буенча ТР буенча ФСХ Идарәсе 2016 елның беренче кварталында 5 урында тора, ә 2015 елда өченче урында булган. 

Марат Сафиуллин шулай ук агымдагы елның беренче яртыеллыгында фаразланган күрсәткечләр башкарылуы турында да хәбәр итте. Федераль бюджетка 50,1 млрд. сум җыю фаразланган булган, түләүләр 55,8 млрд. сум тәшкил иткән (111,5 %), Татарстан Республикасына 78,3 млрд. сум керү фаразланган, нәтиҗәдә 81,4 млрд. сум кергән (103,9 %), җырле бюджетларга 13,7 млрд. сум керү фаразланган, нәтиҗәдә 14,8 млрд. сум кергән (107,6 %). 

ТР буенча ФСХ Идарәсе ТР берләштерелгән бюджетына салым түләүләре буенча бурычлар турында да хәбәр итте. Агымдагы елның  1 июленә бурычлар 7,223 млрд. сум тәшкил иткән (2016 елның 1 гыйнварына 7,438 млрд. сум булган), шул исәптән 3,5 млрд. сум вакытында түләнми калган салымнар, 1,1 млрд. сум - пени һәм штрафлар, 1,4 млрд.  сум - суд приставлары җыярга тиешле бурычлар, 1,2 млрд. сум банкротлык процедурасын үтүче салым түләүчеләр бурычлары. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.