Бүген Гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казаларны кисәтү, бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча хөкүмәт комиссиясесенең күчмә утырышын Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков уздырды.
Утырыш "Казан-Арена" стадионы территориясендә узды.
Чара Россия Федерациясенең башка субъектлары белән видеоконференцэлемтә режимында үтте.
Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Беренче мәсьәлә язгы су ташкынына каршы көрәш чараларна багышланды. Гомуми вәзгыять турында Россия Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары Павел Барышев хәбәр итте.
Икенча мәсьәлә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү системасының идарә итү органнары, көчләре һәм чараларының 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогына әзерлеген арттыруга багышланды. Төп доклад белән Спорт проектларының башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыров чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Казанда Конфедерацияләр Кубогының 4 матчы узачак (24-28 июль).
"Без әзерләнү өлешен тәмамлап киләбез, Конфедерацияләр Кубогына әзерләнү буенча координацион советның бөтен таләпләрен катыгый үтибез, төбәк дәрәҗәсендә тиешле норматив документлар кабул ителгән, - диде Азат Кадыров. - Төп объект - "Казан-Арена" стадионы, биредә вакытлыча инфраструктураны төзү эше бара. Әзерлекне уртача, куркынычсызлык чаралары белән тәэмин ителешне исәпкә алып, 65 % дип бәяләнә".
Казан башкарма комитеты Конфедерацияләр Кубогы матчлары узу вакытына транспорт хәрәкәтен чикләү буенча чаралар кабул итте.
Казанда шулай ук күнегүләр өчен мәйданчыклар һәм базаларны әзерләү эше дәва ителә. "Казан-Арена" стадионы янындагы Су спорт төрләре сараенда ФИФА аккредитацияләү һәм билетлар белән тәэмин итү үзәге урнашачак. Отельләр буенча төгәллек бар, анда сапортчылар торачак, диде Азат Кадыров.
2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында җанатарлар фестивале мәйданчыгын әзерләү эшләре бара, проектлау алып барыла.
"Казан-Арена" стадионында төбәк операцион үзәк оештырылган, ул Санкт-Петербургтагы үзәк белән элемтәдә булачак. 15 майдан эшне башлый, аның составына ФИФА оештыру комитеты, Татарстан Республикасы хакимияте органнары, иминлекне тәэмин итү оператив штаблары вәкилләре керәчәк.
Якын арада "Казан-Арена" стадионында тест матчлар һәм операцион әзерлекне тикшерү чаралары үткәреләчәк. 7 һәм 17 май көннәрендә ике текст матчы, 17 майда барлык сервисларны да глобаль тикшерү планлаштырыла. Шулай ук "җанатар паспорты"н куллану җайлылыгы тикшереләчәк.
Әлеге көнне кимчелекләрне һәм хаталарны билгеләп, төзәтү эшен үткәреп булачак, дип билгеләде Азат Кадыров.
Рөстәм Миңнеханов утырышта билгеләгәнчә, Конфедерацияләр Кубогы - гомумән илебез өчен бик җаваплы чара. "Көндәшчеләр бездән нидер эшли алмаслар, дип көтеп кенә торалар, аңлыйбыз аны. Шуңа күрә минемчә, әлеге матчларны уздыруга бәйле бөтен чараларны без югары дәрәҗәдә башкарырга тиеш. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр бар, Конфедерацияләр Кубогына әзерлек эше график буенча бара", - диде ТР Президенты.