Татарстан Республикасында 2017 ел Имгәнүне һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын кисәтү елы дип игълан ителде

18.04.2017

Татарстан Республикасында 2017 ел Имгәнүне һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын кисәтү елы дип игълан ителде. Бу хактагы Указ Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан агымдагы елның мартында имзаланды.

Моның турында бүген ТР Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр итте. Брифинг барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында үтте.

2016 ел нәтиҗәләре буенча 400 мең 115 имгәнү теркәлгән. Ел дәвамында шул сәбәпле 47 мең 184 кеше хастаханәдә дәваланган. Республикада имгәнү күрсәткече 1000 кешегә 103,4 тәшкил иткән (яисә һәр 10нчы кеше).

2016 елда Татарстан Республикасында имгәнү сәбәпле үлем очраклары 100 мең кешегә 90,0 тәшкил иткән.

Травматология һәм ортопедия бүлекләре республиканың 13 медицина учреждениесендә урнашкан – Казан, Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Лениногорск, Зәй, Яшел Үзән һәм Чистайда.

Республикада 264 травматолог-ортопед эшли, шул исәптә амбулатор-дәвалану учреждениеләрендә – 123 белгеч.

“Ел символы булып имгәнү һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын кисәтү буенча  "Скандинавия йөреше" таяклары торырга тиеш. Әлеге спорт төре, җиңел булып күренүенә карамастан, травмаларны булдырмый калу уңаеннан организмны ныгытуда иң яхшы чараларның берсе булып тора. Йөреш вакытында мускулларның 90 проценты хәрәкәткә килә. Имгәнүләр алганнан соң тернәкләнүдә "Скандинавия йөреше" таяклары култык таякларына караганда яхшырак”, - диде брифинг барышында Гадел Вафин.

ТР Сәламәтлек саклау министры ассызыклаганча, травматология-ортопедия хезмәтен киләчәктә үстерү һәм җиһазлау каралачак. Иң төп бурычларның берсе – кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә һәм физик активлыкка тарту.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.