Казанга Россия ГХМ башлыгы Владимир Пучков эш сәфәре белән килде

18.04.2017

Бүген Казанга эш сәфәре белән Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков килде.

«Казан» халыкара аэропортында Россия ГХМ башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры – Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Хәбибуллин һәм башкалар каршы алды.

Искәртәбез, Владимир Пучков Казанга Конфедерацияләр Кубогы матчларын уздыруның иминлеген тәэмин итү көчләренең һәм чараларының әзерлеге буенча Хөкүмәт комиссиясе эш төркеме һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте киңәшмәсен уздырырга дип килде.

Моннан тыш, Владимир Пучков һәм аны озата йөрүче затлар ТР РСЧС ТАП  Казан шәһәр звеносы көчләренең һәм чараларының су басулар аркасында килеп чыккан гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча команда-штаб укуларының икенче этабы кысаларында тактик-махсус укуларда катнашачаклар.

Россия ГХМ башлыгының Казанда булу планында – «Казаноргсинтез» ГАҖ һәм Казан вертолетлар заводы җитештерү цехларын карап чыгу.

Төштән соң Россия ГХМ башлыгы «Свияжск утрау-шәһәре» дәүләт музеенда, шулай ук Свияжск утрау-шәһәрен саклау буенча «ТР янгыннан саклану» ТР ДКУнең аерым постында булачак. Аннары Владимир Пучков Иннополис шәһәре инфраструктурасы белән танышачак, анда ул, башка гамәлләр белән бергә, Федераль янынга каршы хезмәтенең Иннополис шәһәрен саклау буенча № 8 янгыннан саклану частен ачу тантанасында катнашачак.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.