Владимир Пучков: 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогы матчлары узачак барлык федерация субъектларында зур әзерлек эше башкарылган һәм бу матчлар узачак барлык объектлар да, шулай ук асылда барлык инфраструктура да, әзер дияргә мөмкинлек бирә.
Бүген бу хакта Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков журналистларга Казанның «Казан-Арена» стадионында хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, «аерым контрольдә булган проблемалы мәсьәләләр дә бар».
Тулаем Владимир Пучков билгеләп үткәнчә, «2017 елгы Конфедерацияләр Кубогы вакытында иминлекне тәэмин итү кысаларында кризиска каршы идарә системасына әзерлек буенча зур адымнар ясалган, космик мониторинг эшли, янгыннан коткару һәм башка бүлекчәләр әзерләнгән һәм өстәмә рәвештә җиһазландырылган».
«Бүген монда, Татарстан Республикасында, без республика җитәкчелеге белән бергә алдан йомгак ясадык һәм якындагы 60 тәүлеккә төп өстенлекле бурычларны билгеләдек, - диде Россия ГХМ башлыгы. – Без төп чараларны минутлап билгеләп чыктык, һәм бу юнәлештә эш дәвам итә».
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында белдергәнчә, төбәкнең масштаблы спорт чаралары уздыру буенча зур тәҗрибәсе бар. «Без 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасын, 2015 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын уздырдык. Әмма ФИФА таләпләре – бик катгый. Владимир Пучков әйтмешли, бүген ничек һәм нәрсә башкарырга икәнлекне барысы да белә, ике ай вакытыбыз калды. Һичшиксез, барлык көчләр, чаралар, кадрлар – бар да алдыбызга куелган бурычларны хәл итәргә әзер».
Россия ГХМ башлыгы Рөстәм Миңнехановка символик футбол тубы тапшырды һәм, җиңү китерсен өчен, дип өстәп куйды.