Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч районында «Богородское» газ бүлеп җибәрү станциясе нигезенә беренче таш салу тантанасында катнашты. Объект 220-285 км Миңлебай-Казан участогында газ үткәргечен реконструкцияләү инвестицион проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзеләчәк.
Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков, Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров һәм Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.
«Бу – республикабыз өчен бик мөһим вакыйга, - диде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. – Газ белән нәтиҗәле тәэмин итү – Татарстанда гамәлгә ашырылучы һәр эре проектның состав өлеше. “Богородское” газ бүлеп җибәрү станциясенең куәте 50-70 елга дип билгеләнгән барлык бурычларны хәл итәргә ярдәм итәчәк».
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, яңа ГБС җитештерүчәнлеге елына 5 млрд. куб. метр булачак, бу Казан, Питрәч һәм Лаеш районнарының сәнәгать һәм торак зонасында газ кытлыгы проблемасын тамырыннан хәл итәчәк.
Татарстан Республикасы Президенты «Газпром трансгаз Казан» коллективына аерым рәхмәт белдерде. «Соңгы берничә ел эчендә компания Иннополистагы һәм Түбән Кама мәйданчыгындагы проблемаларны хәл итте», - диде ул.
Рафкат Кантюков үз чиратында белдергәнчә, бу проектны гамәлгә ашыру кулланучыларга газ илтеп җиткерүнең ышанычлылыгын арттырачак һәм шуның белән бергә Татарстан Республикасы территорияләрен үстерүгә өлеш кертәчәк.
Аннары Татарстан Республикасы Президенты һәм «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры «Богородское» газ бүлеп җибәрү станциясе нигезенә символик ташны урнаштырдылар. Төзелешне 2017 елның ноябрендә төгәлләргә ниятлиләр.