Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 72 ел тулуга багышланган чараларны оештыру һәм уздыру буенча Оештыру комитеты утырышын үткәрде.
"Республиканың бөтен шәһәрләре һәм районнарында Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм чараларына әзерләнү эше тәмамланып килә. Һәр торак пунктта обелисклар, һәйкәлләр тәртипкә китерелә, ветераннар белән очрашулар оештырыла. Сәламәтлек саклау, социаль хезмәт өлкәсендә зур эш башкарыла. Ветераннарын игътибарсыз калдырмый торган предприятиеләр җитәкчеләренә зур рәхмәт әйтәсе килә", - дип чыгыш ясады Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, ветераннар белән эшне даими рәвештә, көненә карамыйча үткәрергә кирәк. "Әлеге категориядәге кешеләр аеруча күзәтчелектә. Кызганычка каршы, ел саен 10 меңәр кеше бу дөньядан китә, ветраннарыбыз саны кими".
"Безнең төп бурычыбыз - сугышта катнашучылар, тылда хезмәт итүчеләр турында истәлекне алдагы буеыннарга сакалап калу", - дип белдерде ТР Президенты.
Төп доклад белән ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, Татарстанда 54 мең 844 ветеран һәм тол калган хатыннары яши, шулай ук 2553 сугышта катнашучы һәм сугыш инвалиды яши.
Республикада ветераннарны торак белән тәэмин итү эше актив рәвештә дәвам ителә. 2017 елга бирелгән акчаны искә алып, 29 ветеран торак белән тәэмин ителмичә кала.
"2014 елдан башлап хәйриячеләр ярдәме белән ветераннар яшәүче 1326 торакта ремонт ясалды. БЫел бу эш дәвам ителә", - диде Васил Шәйхразыев.
Ветераннарга социаль хезмәт күрсәтүгә дә зур игътибар бирелә. 2017 елның беренче кварталында йортларында хезмәт күрсәтелә торган кешеләрнең 30 % тирәсе - ветераннар һәм аларга тигезләнгән затлар.
Утырышта шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары катнашты.