Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бавария (Германия Федератив Республикасы) Премьер-министры Хорст Зеехофер белән очрашты.
Очрашу Мюнхенда узды, анда Рөстәм Миңнеханов ике көнлек эш сәфәрендә (2017 елның 4-5 мае).
Кунакларны сәламләп, Зеехофер хәбәр иткәнчә, Бавария белән Россия арасында күп еллар инде яхшы мөнәсәбәтләр сакланып килә. Ул билгеләп үткәнчә, Бавария җитәкчелеге ел саен Россиядә була, ил Президенты Владимир Путин белән очраша.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Linde AG компаниясе президенты һәм генераль директоры профессор, доктор Альдо Беллони белән очрашты.
Очрашу Мюнхенда (ФРГ, Бавария) Linde AG компаниясенең штаб-квартирасында узды.
Рөстәм Миңнеханов Мюнхенга килү мөмкинлеге һәм очрашу өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, «Линде» компаниясе инде ике дистә ел буена Татарстан Республикасының нефть химиясе предприятиеләре – «Казаноргсинтез», «Нижнекамскнефтехим», ТАИФ-НК белән уңышлы хезмәттәшлек итә.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхенда «Линде Инжиниринг» предприятиесендә булды.
Рөстәм Миңнехановка һәм аны озата йөрүче затларга «Линде» (Linde AG) компаниясен төзү тарихы турында сөйләделәр.
Linde AG – немец трансмилли инжиниринг химия корпорациясе, бик күп илләрдә филиаллары бар. Штаб-квартирасы Мюнхенда, Бавария (ФРГ). Эшчәнлегенең башлангыч чорында суыткыч техника, газларны сыек хәлгә китерү технологияләрен эшләү һәм җитештерү, ректификацияләү һәм аеру өлкәсендә махсуслашкан.
Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мюнхенга (Германия Федератив Республикасы) эш сәфәре белән килде.
Аэропортта Рөстәм Миңнехановны Россия Федерациясенең Мюнхендагы Генераль консулы Сергей Ганжа каршы алды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кыла.
Эш сәфәре кысаларында Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт советының һәм Россияне социаль-икътисадый үстерүнең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау комиссиясенең уртак утыршында катнашты.
Чара Кремльдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды.
Утырышта катнашучылар – төбәкләр җитәкчеләре, федераль министрлар, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары – өч блок мәсьәлә буенча фикер алыштылар: КФҮ челтәре аша дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр, социаль өлкәдә хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын бәйсез бәяләү һәм гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Mazzoni LB һәм Desmet Ballestra Италия компанияләре вәкилләре белән очрашты.
Очрашу барышында яклар яңа технологияләр һәм җайланмалар өлкәсендә нефть химиясе сәнәгате өлешендә хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Очрашуда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский да катнашты.
Узган ел Татарстанда һәр кешенең акча кереме бер айга 32,8 мең сум тәшкил иткән. Мондый мәгълүматны бүген республиканың профсоюзлар активы белән очрашуда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин җиткерде.
Бу чара Казанның Хезмәт сараенда узды (Мөштәри ур., 9). Анда ТР Премьер-министры урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, ТР вице-премьеры-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР икътисад министры Артем Здунов, ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова катнашты.
“Халык күпләп ял итә торган урыннарда иминлекне тәэмин итү өчен коткару постларын җиһазларга һәм тиз медицина ярдәме күрсәтү буенча кизү торуны оештырырга кирәк”, - шундый теләкне бүген брифингта Татарстан муниципаль районнары башлыкларына ТРның Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Юрий Венедиктов белдерде.
Брифинг Татарстан Хөкүмәте йортында барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинны, Татарстан Республикасы «Динамо» ФСО ОГО рәисе Әсгать Сәфәровны, «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюковны, «Зенит-Казан» волейбол командасы баш тренеры Владимир Алекноны, шулай ук «Зенит-Казан» волейбол клубы коллективын Чемпионнар лигасы-2017дә җиңүләре белән котлады.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ААҖ идарәсе рәисе Алексей Миллерга Чемпионнар лигасы-2017дә «Зенит-Казан» җиңүе уңаеннан котлау телеграммасы юллады.