Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә ROCKWOOL компанияләр төркеме президенты Йенс Биргерссон белән очрашты.
Алар "Алабуга" МИЗ территориясендәге ROCKWOOL янмый торган материаллар җитештерүче иң эре заводы эшчәнлегенә кагылышлы һәм компаниянең төбәктә алга таба үсеше мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, кыен халыкара вәзгыятькә карамастан, Дания бизнесы Татарстан Республикасында бизнесын актив рәвештә үстерә. "ROCKWOOL компаниясе белән эш - Татарстан белән Дания арасындагы хезмәттәшлекнең иң әһәмиятле юнәлеше", - диде ул.
"Сезнең завод продукциясе югары сыйфатлы һәм Россия, халыкара базарда популяр", - дип ассызыклады ТР Президенты.
Йенс Биргерссон билгеләгәнчә, бүгенге көнгә "Алабуга" МИЗдагы завод - Россиядә компаниянең иң зур производсво мәйданы һәм дөньядагы ROCKWOOL предприятиеләренең иң куәтлесе, анда заманча җиһазлар һәм энергия саклауны тәэмин итүче технологияләр кулланыла.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов "ЮИТ" концерны президенты Кари Каунискангас белән очрашты. ТР Президенты ассызыклаганча, "ЮИТ" компаниясе республиканың күптәнге хезмәттәше. Очрашуда төзелеш өлкәсендә хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләре турында сүз барды.
Аннан Татарстан Президенты Pfizer Essential Health (АКШ) төркеме президенты Джон Янг белән сәламәтлек саклау 1әм фармацевтика өлкәсендә хезмәттәшлекне киңәйтү турында сөйләште, аерым алганда, Pfizer дару препаратларын Татарстан мәйданнарында җитештерү мөмкинлеге турында сүз барды. Шулай ук компания пациентларны медицина ярдәсе белән тәэмин итү һәм фармацевтика өлкәсендә белем бирү юнәлешләре кызыксындыра.