Татарстан Министрлар Кабинетында "Созвездие – Йолдызлык" 16 нчы ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең эстрада сәнгате бәйгесе җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләрен тапшыру тантанасы узды.
Стипендиатларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев котлады.
"Созвездие – Йолдызлык-2017" йомгаклау концертында бөтен илдән җыелган 1250 талантлы бала катнашты. Фестиваль катнашырга теләүчеләрдән килгән гариза саны буенча узган елгы рекордны узды, ягъни үсеш 20 процентны тәшкил иткән. Нәтиҗәдә, йомгаклау өлешенә 5,1 мең кеше үтә. Бу – 45 муниципаль берәмлектән, шулай ук Мәскәү, Чиләбе, Әстерхан, Ульяновск, Волгоград, Башкортстан һәм Кырымнан килгән иҗади коллективлар һәм солистлар. Фестивальдә барлыгы 5 яшьтән – 21 яшькәчә 70 меңнән артык яшь вокалчы һәм биючеләр катнашты.
Үз номинацияләрендә беренче урын яулаучыларга еллык 35 махсус дәүләт стипендиясе оештырылган. Бүләкләү "Хореография", "Вокал ансамбльләре", "Вокал-соло" һәм "Конферанс" номинацияләре буенча узды.”