Рөстәм Миңнеханов Көньяк Осетия Президенты Анатолий Бибиловны Татарстанга чакырды

01.06.2017

Бүген Татарстан белән Көньяк Осетия арасында үзара багланышларны үстерү өчен яхшы потенциал бар. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көньяк Осетия Президенты Анатолий Бибилов белән очрашуда хәбәр итте.

Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы киңлекләрендә узды. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Көньяк Осетия белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерә, әмма моннан нәтиҗә канәгатьләнерлек түгел әле.  

«Без хезмәттәшлек мөмкинлекләребезне тулы күләмдә файдаланмыйбыз әле. 2016 ел йомгаклары буенча безнең товар әйләнеше $7,5 млн. тәшкил итте. Хезмәттәшлекне бизнес бергәлек вәкилләре арасында активлаштырырга кирәк. Өстенлекле юнәлешләр: нефть химиясе, машина төзелеше, автомобильләр төзелеше, ИТ, авыл хуҗалыгы, медицина һәм фармацевтика», - диде ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, җитди багланышларны гуманитар өлкәдә: мәдәнияттә, фән һәм мәгарифтә, спорт һәм туризмда җайга салырга мөмкин. 

Ул Көньяк Осетия Президентына республиканың икътисадый һәм сәнәгать потенциалы белән танышу өчен Татарстанга бизнес-делегация җибәрергә тәкъдим итте.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.