Алексей Песошин “Халык контроле” системасы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмә уздырды

02.06.2017

Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында бүген 2017 елның май ае нәтиҗәләре буенча ТРның “Халык контроле” дәүләт мәгълүмат системасы эшчәнлеге мәсьәләләренә караган киңәшмә булды.

Киңәшмәне барлык муниципаль  берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Бу чарада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

2017 елның 1 маеннан 31 майга кадәр “Халык контроле” системасында катнашучылар эше нәтиҗәләре турында ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Тимур Зарипов доклад ясады.

Әсгать Сәфәров видеоконференция режимында хәл ителгән гаризаларның проценты уртача республика күрсәткечләреннән түбән булган районнарның вәкилләре белән элемтәгә керде.

Икенче докладны ТРның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская ясады. Аның сүзләренчә, кайбер мәсьәләләр буенча муниципаль хакимиятләр проблемаларны хәл итәргә ашыкмыйлар. Халык проблемаларына күз йому хакимияткә ышанычсызлык тудыра, дип белдерде ул.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.