Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта эшен дәвам итте. XXI Петербург халыкара икътисадый форумының икенче көне гадәттзгечә Саклык банкының эшлекле иртәнге ашыннан башланды. Очрашуның төп темасы - 2018 ел май аеннан соң ни көтәргә? - 2018 елдагы президент сайлауларыннан соң Россиядә үсеш мөмкинлекләре турында сүз барды.
Чара модераторы Россия Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф булды. Чакырылган спикерлар арасында - РФ финанслар министры Антон Силуанов, "Сколково" Мәскәү идарә мәктәбе президенты Андрей Шаронов, РФ Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар буенча комитеты рәисе Андрей Макаров, "Стратегик эшләнмәләр үзәге" фонды советы рәисе Алексей Кудрин.
Әңгәмәдә катнашучылар 2018 ел маеннан соң социаль-икътисадый реформаларны көтәргәме, алар тискәре йогынты ясарга мөмкинме, Россиянең технологик үсешен әлеге шартларда ничек тәэмин итрәгә дигән сорауларга җавап эзләделәр.