Яңалыклар

20.04.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранның туризм энҗесе – Мәшһәд шәһәрендәге имам Реза мавзолеенда булды. 

Имам Реза мавзолее – Мәшһәд шәһәрендә архитектура комплексы, Ирандагы туризм һәм хаҗ кылу үзәге. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, көн саен монда 15-20 млн. кеше килә.

Комплексны карау барышында Татарстан Президенты тарихи китапханәдә булды, анда 90 меңләп кулъязма китап саклана. Шулардан 20 меңе – кулъязма Коръәннәрнең кыйммәтле нөсхәләре, иң борынгысы Ислам барлыкка килү мизгелененнән беренче гасырга туры килә. Моннан тыш, китапханәдә тарихи реликвияләрне бай җыентыклары тупланган, шулар арасында татар халкы тарихи чыганаклары да бар. 

20.04.2017

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Россия ГХМ (Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы) күзәтчелек органнарының контроль-күзәтчелек эшчәнлеген үзгәртеп кору буенча Бөтенроссия видео-форумында катнашты.

Бу чараны Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры Владимир Пучков уздырды.

Форум бөтенроссия онлайн-трансляция рәвешендә узды.

20.04.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Хөрәсән-Резави провинциясенә эш сәфәре кысаларында Фирдәүси исемендәге Мәшһәд университетында булды. Татартан Президентын Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рәшидиян, Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Леван Джагарян, Татартан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдино, Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмыйгуллин, Казан федераль университетының тышкы элемтәләр буенча проректоры Линар Латыпов һәм башкалар озата йөрде. 

20.04.2017

Татарстан Иранның Хөрәсән-Резави провинциясе белән күп планлы хезмәттәшлекне үстерергә омтыла. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан делегациясенең Мәшһәд шәһәренә (Иран) эш сәфәре кысаларында узган бизнес-форумда хәбәр итте.

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Иранның Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рашидиян мөрәҗәгать итте. 

Рөстәм Миңнеханов Хөрәсән-Резави бизнес-секторы вәкилләренә Татарстанга күрсәтелгән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде: «Без Иранның бик тиз үсүчән төбәкләренең берсе – Хөрәсән-Резави провинциясендә булуыбызга бик шатбыз». 

20.04.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранның Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторы Али Реза Рашидиян белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Президентының Мәшһәд шәһәренә (Иран) эш сәфәре кысаларында узды. 

Рөстәм Миңнеханов Хөрәсән-Резави провинциясе губернаторына очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстан делегациясенең Мәшһәдтә булу программасын оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде һәм кунакчыллыклары өчен рәхмәтен җиткерде.   

20.04.2017

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Япониянең KITZ компаниясе президенты Ясуюки Хотта белән очрашты.

Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды.

“Татарстан Республикасына Япониядән коллегалар һәм партнерларның еш  килүенә без бик шат”, - диде Алексей Песошин кунакларны сәламләп.

19.04.2017

Бүген Болгарда Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар ислам академиясе һәм “Кол Гали” кунакханәсе төзелеше белән танышты һәм анда күчмә киңәшмә уздырды.

Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фондының административ советы  рәисе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, Россия ислам институты Рәфыйк Мөхәммәтшин һәм бу объектларның инвестор-оешмалар вәкилләре катнашты.

19.04.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иранның беренче вице-президенты Эсхак Җаһангири белән очрашты. Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Тәһран шәһәрендә эшлекле сәфәрдә. Беренче вице-президентка очрашу мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтеп, Рөстәм Миңнеханов Иранның төньяк-көнбатышында көчле су ташуда кешеләр һәлак булу (14-15 апрель) сәбәпле кайгыны уртаклашу сүзләре җиткерде.

19.04.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәгълүмат-коммуникация технологияләре министры, Икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Иран даими комиссиясе рәистәше Мәхмүд Вәези белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе  Леван Джагарян, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов катнашты. 

19.04.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәһранга (Иран) эш сәфәре кысаларында Татарстан-Иран бизнес-форумында катнашты. 

Чара Иран Сәүдә-сәнәгать палатасында узды. Анда Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе  Леван Джагарян, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республиканың эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре һәм Иран эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.   

Битләр: << 1161 1162 1163 1164 1165 1166 1167 1168 ( 1169 ) 1170 >>