«Алабуга» махсу икътисадый зонасында үз проектларын гамәлгә ашыручы инвесторлар Татарстанның инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген арттыруга зур өлеш кертәләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумында «Алабуга» МИЗ партнерлары белән эшлекле төшке аш барышында хәбәр итте.
Татарстан Президенты белән эшлекле төшке ашта катнашуга Россиянең эре компанияләре һәм Россиядә эшләүче эре чит ил компанияләре – «Алабуга» МИЗның гамәлдәге һәм потенциаль резидентларының топ-менеджерлары чакырылган иде.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Петербург халыкара икътисадый форумы – Россия Федерациясендә эшләргә теләүче бизнесменнар өчен яхшы мәйданчык. «Мин "Алабуга" МИЗга аралашуның мондый яңа рәвеше өчен рәхмәтлемен – без Питер форумы кысаларында карашларыбызны якынайту өчен үзебезнең партнерларыбызны чакырачакбыз», - дип белдерде Татарстан Президенты.
Ул хәбәр иткәнчә, «Алабуга» МИЗ 10 елдан артык эшчәнлек алып бара. «Бу чорда федераль хөкүмәт ярдәме белән, безнең уртак эшебез нигезендә, Тимур Шаһивәлиев һәм аның командасы тырышлыгы һәм безнең инвесторларның ышанычы нәтиҗәсендә "Алабуга" зур уңышларга ирешә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген монда 55 резидент теркәлгән, 22 заманча предприятие бар көченә эшли. Киләсе елга тагын 4 заводны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Барлыгы бүгенгә 5 мең 700дән артык эш урыны булдырылган. Төп инвестицияләрнең гомуми күләме якынча 108 млрд. сум».
Ул махсус икътисадый зона резидентларына корпоратив университет проектында катнашкан өчен аерым рәхмәт белдерде. «Ел саен бөтен Россиядән 25 яшь кешене чакырабыз һәм аларга бәһассез тәҗрибәбезне җиткерәбез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Эшлекле төшке аш барышында "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев кунакларга махсус икътисадый зонаның мөмкинлекләрен тәкъдир итте. Ә инвесторлар исә, үз компанияләре күзлегеннән чыгып, махсус икътисадый зонаның мөмкинлекләре белән кызыксындылар.