Бүген Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Бавария Премьер-министры Хорст Зеехофер (Германия Федератив Республикасы) белән очрашты.
Әңгәмәнең сәбәбе - Татарстанда "Түбән Кама нефть химиясе" ГАҖ этилен һәм полимерлар җитештерүче яңа нефть-химия комплексын төзү буенча Бавариянең Linde концерны белән килешү имзалануы.
Рөстәм Миңнеханов РФ Президентына әлеге проект турында сөйләде, аның үзенчәлекләре һәм Бавария партнеры белән алга таба хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында хәбәр итте.
Татарстан Президенты Владимир Путинга Россия белән Германия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә игътибары өчен рәхмәт белдерде.
Аннан алда Татарстан Президенты Бавария Премьер-министры белән очрашты. Әңгәмә барышында яклар Татарстан белән Бавария арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту турында сөйләштеләр, этилен комплексы проектының федераль дәрәҗәдләге әһәмияткә ия булуын ассызыкладылар. "Бу Татарстан өчен генә түгел, Россия өчен дә әһәмиятле вакыйга", - диде ТР Президенты.