Бүген Петербург халыкара икътисадый форум кысаларында «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм Linde AG компаниясе идарәсе әгъзасы Кристиан Брух «ТАИФ» ДК һәм Linde төркеме арасында стратегик хезмәттәшлек турында меморандум имзаладылар. Имза салу тантанасы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Бавария Премьер-министры Хорст Зеехофер барында узды.
Яклар сәнәгать газлары китереп тору, нефть химиясе җайланмалары төзү, инжиниринг, фән һәм мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлек турында ниятләрен белдерделәр.
Шулай ук меморандум кысаларында «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ генераль директоры Азат Бикмурзин һәм Linde AG идарәче директоры Джон ван дер Велден лицензион килешүгә, проектлау буенча хезмәт күрсәтүләргә, җайланмалар һәм материаллар китереп торуга, «Нижнекамскнефтехим» ГАҖның елына 600 мең тонна этилен җитештерәчәк яңа олефин комплексы өчен техник консультацияләр буенча хезмәт күрсәтүләргә контрактларны гамәлгә ашыру буенча база килешүе имзаладылар.
Әлеге килешүләр пакеты Түбән Камада пиролиз һәм аннан килеп чыгучы куәтләр комплексы булдыру буенча хезмәттәшлекнең беренче этабы буенча яклар гамәлләрен җайга салачак.
«Linde – сәнәгать газлары җитештерү һәм инжиниринг өлкәсендә бөтен дөньяга мәгълүм күп тармаклы компания. Бүген ике документ имзаланды – 2025 елга кадәр стратегик хезмәттәшлек турында меморандум, проектлары $12 млрд. булачак, һәм елына 600 мең тонна этилен җитештерәчәк яңа олефин комплексы төзү буенча база килешүе, ул "Нижнекамскнефтехим" ГАҖгә этилен җитештерү күләмен ике мәртәбә арттырырга мөмкинлек бирәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән интервьюсында.
Ул Бавария Премьер-министрына әлеге проект буенча төрле яклы ярдәме өчен рәхмәт белдерде: «Аның ярдәме белән без Петербург халыкара икътисадый форумына барлык документларны да әзерләргә өлгердек».
«Татарстан – Россиянең уңышлы үсүче төбәге. Әлеге проект Татарстан өчен дә, Бавария өчен дә яхшы нәтиҗә бирәчәк. Киләчәк комплекс нигезенә беренче ташны салу тантанасына килергә тырышырмын мин », - диде Хорст Зеехофер.