Яңалыклар

08.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Саба муниципаль районына эшлекле сәфәре барышында ике яңа объектта булды. ТР Президентын ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов озата йөрде.

08.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Балтач муниципаль районына эш сәфәре кыла. Визитның төп максаты - кырларда урып-җыю эшләре барышы һәм районда дәүләт программаларын гамәлгә ашыру белән танышу. Рөстәм Миңнехановны эш сәфәрендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин озата йөриләр.

07.09.2017

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүгә эш сәфәре кылды.   

Эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелегендә булды. 

Беларусь Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Игорь Петришенко белән бергә Рөстәм Миңнеханов Илчелекнең тарихи бинасын –  Мәскәү үзәгендәге Маросейка урамындагы йортны карап чыкты.

07.09.2017

Россия авиация приборлар төзүнең иң олы яшьтәге предприятиеләреннән берсе – «Казан «Электроприбор» заводы» ААҖ юбилеен билгеләп үтә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанның «Электроприбор» заводын 100 еллыгы белән котлады.

«Электроприбор» – Россиянең авиакосмос тармагының продукциясе авиа- һәм вертолетлар төзелешендә таләп ителә торган һәм чит илләргә чыгарыла торган алдынгы предприятиесе. 

Бәйрәм митингы башланганчы ук Татарстан Республикасы Президенты    предприятие цехларын карап чыкты, куәтләрне модернизацияләү планнары белән танышты. 

07.09.2017

Татарстанның 2018 елга берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәренең гомуми күләме 224 млрд. сум булыр дип көтелә. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразына багышланган киңәшмәдә ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин хәбәр итте. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә барды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

07.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2018 елга, 2019 һәм 2020 еллар план чорына Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү фаразына багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. Утырыш Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә барды.

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. 

07.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Венгриянең Казандагы яңа Генераль консулы Адам Штифтер белән очрашты.  

Очрашу Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортындагы эш кабинентында узды.  

06.09.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Владивосток шәһәрендә. Анда ул Россия Дәүләт Советы президиумы утырышы эшендә катнашты. Чара Ерак Көнчыгыш төбәкләренең комплекслы социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләренә багышланган. Утырыш Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә Ерак Көнчыгыш федераль университеты мәйданында Көнчыгыш икътисадый форумы кысаларында узды.

06.09.2017

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Халыкара фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышында катнашты. Бу чара “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге мәйданчыгында  Татарстан нефть-газ химиясе форумы - 2017 кысаларында узды. 

06.09.2017

Бүген Татарстан башкаласында “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәге мәйданчыгында Россия нефть-газ тармагының зур халыкара чарасы - Татарстан нефть-газ химиясе форумы - 2017 ачылды.

Ачылыш тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР вице-премьеры-ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Химия-технология һәм урман сәнәгате комплексы департаменты директоры урынбасары Павел Филаткин, РФ нефть-газ сәнәгатьчеләре берлеге президенты Геннадий Шмаль катнашты.

Битләр: << 1101 1102 1103 1104 1105 1106 ( 1107 ) 1108 1109 1110 >>