Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Свердловск өлкәсе татарлары җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашуы "Ак ат" ат-спорт комплексы территориясендә узды (Свердловск өлкәсенең Сысерть шәһәр округы Кандиково авылы). Очрашуда шулай ук Свердловск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Евгений Куйвашев катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Кама муниципаль районына эшлекле очрашуга килде.
Монда татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе була. Ул "Ильинка" мәдәни-спорт комплексы территориясендә уза.
Хөрмәтле татарстанлылар!
Дәүләт Советы, республика Хөкүмәте һәм шәхсән үз исемемнән сезне чын күңелдән татар милли бәйрәме – Сабантуй белән котлыйм!
Бүген бу киң, матур бизәлгән мәйданда милләтләрнең һәм диннәрнең төрле яшьтәге вәкилләре җыелды. Алар игенчеләр хезмәтенә рәхмәтләрен белдерергә, спорттагы сәләтләрен һәм иҗаттагы талантларын күрсәтергә килде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Екатеринбургка бер көнлек эш визиты белән килде.
"Кольцово" халыкара аэропортында аны Свердловск өлкәсе губернаторы вазифаларын вакытлыча башкаручы Евгений Куйвашев каршы алды.
Кыр эшләре барышы, чәчүлекләрне саклау чараларын уздыру турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәмшәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасында 2017 елга күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасы буенча барлык мунициципаль районнарның 996 объектының 923ендә эшләр бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Бүген яңа Болгар ислам академиясе комплексында Ислам мәгарифе советы утырышы узды, аның кысаларында Болгар ислам академиясен тәкъдим итү һәм "Заманча ислам мәгарифенең актуаль проблемалары" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция булды.
Бюджет сәясәте һәм бюджетара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе – Татарстан Республикасы өчен бик мөһим. Без – донор төбәк һәм берләштерелгән бюджетка үз керемнәребез күләме буенча Идел буе федераль округында – 1 нче урында, Россия буенча 5 нче урында торабыз.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Финанс органнары җитәкчеләренең бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәнең темасы: «2018-2020 елларга Россия Федерациясендә бюджет сәясәте һәм бюджетара мөнәсәбәтләрне формалаштыруның төп алымнары».
Чара Казан Ратушасында узды, аны Россия Финанс министры Антон Силуанов алып барды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген Россия Федерациясенең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Татьяна Москалькова белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узды.
Алексей Песошин һәм Татьяна Москалькова гражданнарның яшәү сыйфатын яхшыртуга караган актуаль темалар турында сөйләштеләр.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төрекмәнстанга эш визиты белән килде.
Иң баштан ук ул Ашхабадта Төрекмәнстан Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдов белән очрашты.
Алар Россия Федерациясенең динамик рәвештә үсүче төбәге буларак Татарстан һәм Төрекмәнстан арасында хеәзмәттәшлек мәсьәләләре турында сөйләштеләр.