Яңалыклар

26.06.2017

Бүген  Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев "РОСНАНО" идарә компаниясе" ҖЧҖ  рәисе Анатолий Чубайс белән очрашты.

Анатолий Чубайс бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергә нанокомпозит япмалар җитештерү Advenira Enterprises заводының ачылышында катнашты. Тантаналы чара Казанның "Химград" технополисында узды.

26.06.2017

Бүген Казанда узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының «Роснано» АҖ белән хезмәттәшлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм  «Роснано» идарәсе рәисе Анатолий Чубайс катнашты, һәм чара «Химград» технопаркының административ бинасында узды.

26.06.2017

Бүген Казандагы "Химград" технопаркы территориясендә «ТАТ-Адвенира» нанокомпозит эретмәләр җитештерү заводын тантаналы ачылуында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Роснано" ИК идарә рәисе Анатолий Чубайс, Advenira Enterprises генераль директоры Эльмира Рябова катнаштылар. 

26.06.2017

КИТТУ-КХТИның  ректор вазифаларын башкаручы итеп Сергей Юшко билгеләнде.

Аның кандидатурасын бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Казан илкүләм тикшеренү технология университеты (КИТТУ) ректораты вәкилләре белән очрашуда тәкъдим итте.   

26.06.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Киров һәм Мәскәү районының учреждениеләре һәм объектларында булды.

Аны Казан мэры Илсур Метшин озата йорде. Татарстан Президенты Восстание урамында капиталь ремонтланган күп фатирлы торак йортны карады - аның ишек алдын, подъездларын һәм башкаларны. 

Рөстәм Миңнехановка шулай ук халык тормышын яхшыртуга юнәлтелгән яңа технологик алымнарны тәкъдим иттеләр.  

25.06.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гает намазы кылды.    

Изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан хөтбәне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмыйгуллин башкарды. Ул шулай ук ураза тәмамлану һәм Ураза гаете уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын да укыды.   

Камил хәзрәт Сәмыйгуллин мөселманнарга атап Рөстәм Миңнехановтан да котлау укыды.

25.06.2017

Кадерле татарстанлылар!

Хөрмәтле ватандашлар!

Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын күңелдән котлыйм. 

24.06.2017

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Кыргызстан Республикасы Президенты Алмазбәк Атамбаев белән очрашты.

Минтимер Шәймиев Кыргызстан Республикасы Президентын "Яңарыш" фондының  тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча җидееллык эш нәтиҗәләре белән таныштырды.

24.06.2017

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кырлардагы вәзгыять турында хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

Орлыклылар һәм орлык-кузаклылар 1,6 млн. гектарда утыртылган, техник культуралар - 283 мең гектар, шул исәптән шикәр чөгендере - 74 мең гектар, көнбагыш - 131 мең гектар. 

 

24.06.2017

Татарстан Республикасында 2017 елның 23 июнь көненә 1029,4 мең кв. метр торак сафка кертелгән, ягъни планның 42,9 проценты.

Социаль ипотека программасы буенча 176,5 мең кв. метрлы 3 мең 259 фатирлы 77 йорт сафка кертелгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. 

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. 

 

Битләр: << ( 1111 ) 1112 1113 1114 1115 1116 1117 1118 1119 1120 >>