Минтимер Шәймиев чит ил журналистлары белән очрашты

04.10.2017

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев чит илләрнең ММЧ вәкилләре белән очрашты.

 2 октябрьдә Казанга “Копэ” радиосы хәбәрчесе Рикардо Маркина Монтаньяна (Испания), “Аль-Маядин” телеканалы хәбәрчесе Абдель Мунем Салем (Ливан Республикасы), “Синьхуа” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Лу Цзиньбо (Кытай Халык Республикасы), “Токио Симбун” газетасы хәбәрчесе Акира Курита (Япония), “Нойе Цюрхер Цайтунг” газетасы хәбәрчесе Иво Андреа Мийнссен (Швейцария), “Швеция радиосы” хәбәрчеләре Лена Мария Перссон Лёфгрен һәм Николай Головин (Швеция) килделәр.

Кунаклар республикада “Рубин” футбол клубы базасын, “Казан-Арена” стадионын карадылар, Казан һәм Казан Кремле буенча экскурсиядә булдылар, “Күп йөзле Россия” журналистлар бәйгесенең бүләкләү тантанасында катнаштылар,  “Казаноргсинтез” ГАҖ, Халыклар дуслыгы йорты, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында, шулай ук борынгы Болгар шәһәрендә һәм Зөя утрау-шәһәрлегендә булдылар.

Минтимер Шәймиев чит ил журналистларын Татарстан Республикасына булган игътибар һәм кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.

“Мин күп илләрдә булдым. ММЧ вәкилләре безне игътибарсыз калдырмый, Россиянең яңа тарихында Татарстан аерым кызыксыну тудыра. Мин ирекле фикер алышуга һәм сезнең сорауларыгызга җавап бирергә әзер. Дөньяда нинди генә вакыйгалар булса да, алар һәрвакыт Россиягә һәм шул исәптән күп илләр белән икътисади элемтәләр урнаштыручы  Татарстанга да кагыла. Дөньяда республикага карата аерым бер ышаныч бар, шуңа инвестицияләр җәлеп итү актив бара. Бер сүз белән әйткәндә, җиңел түгел, әмма базар икътисадын үзләштерү бара”, - диде ул.

Очрашуда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Дәүләт Киңәшчесе секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, ТР Дәүләт Киңәшчесе ярдәмчесе Нүрсөя Шәйдуллина, “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте