Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Мәлиге Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд белән очрашты

06.10.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Мәлиге Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд белән очрашты.

Очрашу Мәскәүдә Россия Федерациясенә Согуд Гарәбстаны Мәлигенең дәүләт визиты кысаларында узды.  

Согуд Гарәбстаны ягыннан очрашуда төп министрлар катнашты. Очрашуда тагын Россиянең Согуд Гарәбстанындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм башкалар катнашты. 

Очрашу кул бирешеп исәнләшүдән башланды. Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны Мәлиген җылы сәламләде. «Сезнең белән тагын күрешеүемә бик шатмын, – диде ул, – Хыял тормышка ашты – Сез безнең илгә килдегез».

Үз чиратында Согуд Гарәбстаны Мәлиге ассызыклаганча, Россиянең бер төбәге буларак, Татарстанның үсешен ул күзәтеп бара икән. Ул шулай ук Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин белән очрашуыннан канәгать булуын да билгеләп үтте.  

Очрашу барышында Россия-Согуд Гарәбстаны мөнәсәбәтләре кысаларында киләчәк хезмәттәшлек, Ислам мәсьәләләре һәм башкалар турында фикер алыштылар. Моннан тыш, «Россия – ислам дөнья» стратегик караш төркеме кысаларында хезмәттәшлек темасын да кузгаттылар, бу төркемне хәзерге вакытта Владимир Путин кушуы буенча Рөстәм Миңнеханов җитәкли.

Рөстәм Миңнеханов «Россия – ислам дөнья» стратегик караш төркеме эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде. Ул шулай ук Согуд Гарәбстаны Мәлигенә Стратегик караш төркеменең чираттагы утырышын Согуд Гарәбстанында уздыруны карарга тәкъдим итте. Салман ибн Габдел-Газиз әс-Согуд бу тәкъдимне уңай бәяләде һәм кирәкле йөкләмәләрне бирде. 

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов шулай ук сәүдә-икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Согуд Гарәбстаны уртак хөкүмәтара комиссиясенең чираттагы утырышын Казанда уздырырга тәкъдим итте. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. "ТНВ" Мәскәү филиалы материаллары файдаланылды.