Спорт инфраструктурасына акчалар кертелгән саен, кешеләр сәламәтерәк була бара. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрларның һәм иң югары вазыйфаи затларның V халыкара конференциясен (МИНЕПС) ачу тантанасында белдерде.
Чара бүген да «Корстон» КСККда ачылды.
Конференциядә ЮНЕСКО әгъзалары булган дәүләтләрнең спорт өлкәсендәге дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнаша. Барлыгы 117 ил, шулай ук кызыксынучы халыкара һәм спорт оешмалары, катнашучылар саны 700гә якын.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов “Корстон” КСККда спорт тарихы күргәзмәсен һәм ЮНЕСКО экспозицияләрен карады.
Күргәзмә Физик тәрбия һәм спорт өчен җаваплы министрларның һәм иң югары вазыйфаи затларның V халыкара конференциясе (МИНЕПС) кысларында ачылган.
Искәртәбез, конференция Казанда 2017 елның 13 июленнән алып 15 июленә кадәр ЮНЕСКО җитәкчелегендә барачак, анда ЮНЕСКО әгъзалары булган дәүләтләрнең спорт өлкәсендәге дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнаша.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Идел буе федераль округы буенча Россия ЭЭМның Транспортта идарә башлыгы Александр Бережный белән очрашты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алексеевск муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «Сәләт» VI халыкара яшьләр мәгариф форумының беренче сменасында катнашучылар белән очрашты. Гадәттәгечә форум Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгы территориясендә уза.
Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков озата йөрде.
Татарстан Президенты кушуы буенча быел бу форум беренче мәртәбә ике сменада узачак. Бу катнашучылар санын 8 меңгә кадәр арттырырга мөмкинлек бирәчәк. «Сәләт» Татарстаннан, Россиянең төрле төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән җыелган талантлы һәм сәләтле балаларны берләштерә.
Югары икътисад мәктәбенең Милли-тикшеренү институты Урбанистика югары мәктәбендә укуга Татарстан Республикасы Президенты грантларын алуга конкурс игълан ителде.
Биш студентка “Шәһәр һәм технологияләр: киләчәк шәһәрләрен прототиплаштыру” халыкара магистр программасы буенча белем алуга Татарстан Президенты грантлары биреләчәк.
Гаризалар 2017 елның 10-24 июлендә кабул ителә.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы «Вавиот» компанияләр төркеме эшләгән коммуналь ресурсларны исәпкә алу приборларының күрсәткечләрен ерактан тапшыру системасын гамәлгә кертү эшен дәвам итә.
Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Геолог һөнәре – яшь кешеләрнең һөнәр сайлавы гына түгел, күпләр бу һөнәр белән мәктәптә үк кызыксына башлыйлар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яшь геологларның III Республика ачык кыр олимпиадасын ачу тантанасында хәбәр итте.
Чара Әлмәт мунициципаль районының балаларны савыктыру лагерында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә "Кванториум" балалар технопаркын ачты.
"Кванториум" - балаларның заманча форматта биоинженерия, нейротехнология, программалар язу, нанотехнологияләр, робототехника һәм башка перспектив фәнни юнәлешләрдә мәсьәләләрне хәл итү мәйданчыгы.
"Кванториум" балалар технопаркы Әлмәттә Тимирязев урамы, 20 адресындагы бинада урнашкан.
Нефть саммиты – тармак вәкилләре өчен тәҗрибә алмашу һәм нефть базарында булган һәм хәзерге заманның без файдалана торган өр-яңа технологияләрен күрү өчен менә дигән мөмкинлек. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Нефть саммиты-2017гә шундый характеристика бирде, саммитның пленар сессиясеннән соң массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җавап биреп.
Искәртәбез, Нефть саммиты гадәттәгечә бүген Бөгелмә мунициципаль районының Карабаш поселогындагы «Нептун» шифаханәсендә узды.
Татарстан Республикасында 2017 елның 6 аенда 17 млн. 785 мең тонна нефть чыгарылган. Нефть чыгару 102,9 % ка артты. "Татнефть" 14 млн. 202 мең тонна нефть чыгарган, бу узган елның шул ук чорына караганда 3,4 % ка артык. Бу хакта бүген Нефть саммитында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Бөгелмә муниципаль районының Карабаш авылында гадәттәге Нефть саммиты уза. Анда Россия энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов, Файдалы казылмалар запаслары буенча дәүләт комиссиясе генераль директоры Игорь Шпуров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов катнаша.