Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау Татарстанда 94 процентка башкарылган

07.10.2017

2017 елда Дәүләт торак инспекциясе 43 муниципаль берәмлектәге күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау объектларында 3 мең 581 тикшерү үткәргән. Нәтиҗәләр буенча 17 муниципаль берәмлектә 54 куркынычсызлык техникасын бозу очраклары ачыкланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне бөтен муниципаль районнар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. 

Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 2017 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы Казанда 931 йортта яңа шәхси җылыту пунктларын урнаштыру чаралары исәбенә арттырылды. Бүгенгә бөтен эшләрне башкару күләме - 94 %, 4 млрд. 772 млн. сумга. 

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы билгеләгәнчә, мәгариф учреждениеләрен капиталь ремонтлау пландагы 146 объекттан берсендә генә дәвам ителә - Казандагы 28 номерлы гимназиядә. 

Мәдәният объектларын капиталь ремонтлау буенча агымдагы елда 44 учреждениене төзекләндерү каралган. 5 октябрь көненә эшләр капиталь ремонтның 5 объектында дәвам ителә. Утыз тугызында эшләр тәмамланган. 

2017 ел планында Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәт амбулатория-поликлиника учреждениеләренең 74 бинасында капиталь ремонт эшләре каралган. 5 октябрь көненә эшләр бөтен объектларда да алып барыла. "Башкарылган эшләрнең гомуми күләме - 49 %", - дип хәбәр итте Ирек Фәйзуллин. 

Ул искәрткәнчә, бүген балаларны савыктыру лагерьларында, ресурс үзәкләрендә, яшүсмерләр клубларында, социаль хезмәт күрсәтү учрежениеләрендә һәм муниципаль архивларда капиталь ремонт эшләре тулысынча тәмамланган. 

Бүгенге көндә бөтен муниципаль берәмлекләрдә җылылык бирелгән. 3097 котельня эшли: 17 мең 168 торак йорт, 1 мең 603 мәктәп, 1 мең 839 балалар бакчалары, 2 мең 114 сәламәтлек саклау объектлары, 1 мең 966 мәдәният объектлары, 188 халыкны эш белән тәэмин итү ёщм социаль яклау үзәкләре, 270 спорт объекты җылытыла. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүгенге көнгә берничә программа буенча эшләр тәмамлана, төп бурыч - подрядчы оешмаларның хисап документларнын вакытында формалаштырып тапшырулары. Шулай ук ТР Президенты 2018 елга капиталь ремонт программасын формалаштырырга кирәклеген ассызыклады. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев