ТР вице-премьеры Шамил Гафаров картинг буенча республика ярышларында җиңүчеләрне бүләкләде

06.10.2017

ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров бүген картинг буенча республика ярышларында җиңүчеләрне бүләкләде.

Бу чарада катнашучыларны Татарстан Президенты һәм ТР Хөкүмәте исеменнән сәламләп, Шамил Гафаров картинг автомотоспортның нигезе булып тора, дип ассызыклады. Аның сүзләренчә, спортның техник төрләре буенча безнең ил зур уңышларга ирешкән.

“Кыска вакыт эчендә, Татарстанда картинг хәрәкәте үстерелде. Бүген безнең 27 узышчы халыкара класслы спорт мастеры исеменә ия. Бу бик зур эш. Мин картинг яратучы яшьләргә, аларның ата-аналарына, шулай ук спортның бу төрен үстерүгә һәм популярлаштыруга лаеклы өлеш кертүчеләргә рәхмәт белдерәм”, - дип өстәде Шамил Гафаров.

Алга таба Татарстан вице-премьеры быелгы иң җитез яшь картингчыларга бүләкләр тапшырды.

Бүгенге көндә Татарстанда 60 карт-клуб эшли. Тәҗрибәле укытучылар һәм тренерлар җитәкчелегендә 2 меңнән артык яшүсмер шөгыльләнә.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Булат Низамиев.