ТР Хөкүмәте Йортында Бөтендөнья банкы эксперты Флорентин Бланк лекция укыды

08.11.2017

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Бөтендөнья банкы эксперты Флорентин Бланк «Контроль-күзәтү эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыру һәм, икътисадый үсешкә ярдәм коралы буларак, аның потенциалын гамәлгә ашыру» темасына лекция укыды.   

Лекцияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Бөтендөнья банкының Россия Федерациясендәге директоры һәм даими вәкиле Андраш Хорваи, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре тыңладылар.

Кереш сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, моңарчы Андраш Хорваи җитәкчелегендә Бөтендөнья банкы делегациясе белән очрашу узган иде. «Без гамәлгә ашырырлык күп кенә файдалы фикерләр бар. Минемчә,  Татарстан Бөтендөнья банкының барлык проектлары буенча да актив эшләячәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты.

Лекция барышында Флорентин Бланк контроль-күзәтү эшчәнлеген гамәлгә ашыруның механизмнарын камилләштерү ысуллары турында, аерым алганда, тиешле оешмалар эшендә яңа алымнарны гамәлгә кертү турында сөйләде.     


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.