Рөстәм Миңнеханов телләр мәсьәләсе турында ТР Дәүләт Советы утырышында: Без Россия Федерациясе Конституциясенә төгәл таянырга тиеш

08.11.2017

Татарстан Республикасында бер татар теле укытучысы да эштән азат ителмәячәк, ә рус теле укытучылары саны арттырылачак дигән карар кабул ителде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышында хәбәр итте.

Искәртәбез, парламентарийлар бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында һәм Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен укыту һәм өйрәнү турында фикер алыштылар.   

Рөстәм Миңнеханов, вәзгыятькә комментарийлар биргәндә билгеләп үткәнчә, республикада татар телен өйрәнү мәсьәләсен хәл итү өчен «юл картасы» бар. Татар теле укытучыларына килгәндә исә, алар өчен йә яңа һөнәргә өйрәтү оештырылачак, йә аларны киләчәктә эшкә урнаштыруның башка юллары табылачак. Мәктәпләрдә тынычлык булырга тиеш, диде Рөстәм Миңнеханов, хокукка каршы бернинди дә адымнар ясалмаячак. 

«Без яңа федераль стандартларны көтәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Татар теле атнага ике сәгать керәчәк».

Татарстан Президенты шулай ук белдергәнчә, тулаем ситуацияне аңлыйлар – Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгында да, администрациядә дә. «Бу теманы тәмамларга кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Безнең рус телен укыту программасы буенча җитешсезлекләр бар, бу эшләнәчәк һәм килештереләчәк. Без Россия Федерациясе Конституциясенә төгәл таянырга тиеш».

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышын барлык килештерү процедуралары тәмамланганчы кичектереп торырга тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу тәкъдимне хуплады. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары республика парламентының 33 нче утырышын төгәлләүне тагын кичектереп торырга дигән карар кабул иттеләр.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.