Казанда Рөстәм Миңнеханов Тораны өйрәнү буенча илдә беренче төбәк үзәген ачты

08.11.2017

Бүген Казанда Тораны өйрәнү буенча илдә беренче төбәк үзәге ачылды (Профсоюз ур., 15). Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россиянең баш раввины Берл Лазар, Казанның һәм Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик, России Еврей общиналары федерациясе президенты Александр Борода һәм башкалар катнашты. 

Чыгышында Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, яңа үзәкне ачу республика өчен зур әһәмияткә ия. «Иң мөһиме, сез яшьләрегезгә һәм өлкән кешеләрегезгә традицияләрегезне, белемнәрегезне, йолаларыгызны тапшыру өчен үзәк булдырдыгыз. Бу бик мөһим. Һәм сезнең бу байлыкка сакчыл мөнәсәбәтегез безнең төбәктә яшәүче башка милләтләр, башка диннәр өчен дә үрнәк булырга тиеш. Әйе, безнең республика күп милләтле һәм күп динле: бездә православие семинариясе бар, Болгар ислам академиясе ачылды. Бүген Казанда Тора үзәге үз эшен башлый. Ышанам, монда килгән, гыйбадәт кылган кешеләр, Тораны өйрәнүче кешеләр яман гамәлләр кылмаслар», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, дини үзәк каршында уку йорты булдыру принцибы – башкалар өчен дә яраклы тәҗрибә. «Безнең мәчетләр дә, чиркәүләр дә күп. Кайберсендә укулар оештырылган, кайсысында юк. Гыйлемнәрне тапшыра торган урыннар да кирәк», – диде ул.

Берл Лазар Татарстан җитәкчелегенә зур ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

Казанның һәм Татарстанның баш раввины Ицхак Горелик билгеләп үткәнчә, бу шатлыклы көн еврей общинасы өчен генә түгел. Бу шатлык барыбыз өчен дә, чөнки без дөрес яшибез

Аннары Рөстәм Миңнеханов, Берл Лазар һәм башка мәртәбәле кунаклар яңа үзәкне карап чыктылар. 

Бүген шулай ук Рөстәм Миңнеханов Казанның һәм Татарстанның баш раввины Ицхак Гореликка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.    


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.