Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Россия - Ислам дөньясы" стратегик караш төркеме координаторы Вениамин Поповка "Фидакарь хезмәт өчен" Татарстан Республикасы медален тапшырды.
Дәүләт бүләге "республиканың халыкара элемтәләре үсешенә, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, тынычлыкны һәм динара татулыкны сакалуга керткән өлеше" өчен тапшырылды.
Бүләкләү ТР Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнеханов белән Вениамин Попов очрашуы кысаларында узды. Очрашуда шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов катнаштылар.