Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте

26.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданнарны кабул итте. Чара Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узды  (Казан, Кремль ур., 12).

Кабул итүгә язылганнарның бер өлеше кабул итүгә шәхсән килде, бу асылда Казан кешеләре, тагын берничә кешенең мөрәҗәгате видеоконференцэлемтә режимында тыңланды (Зеленодольск һәм Әлмәт муниципаль районнары).

Беренче мөрәҗәгать «ГоворУши» ишетүләре зәгыйфь булган инвалид балаларга ярдәм үзәгеннән булды. Бу социаль проект 2010 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Бүгенгә үзәкне зуррак мәйдан белән тәэмин итәргә кирәк, чөнки мөрәҗәгать итүчеләр саны көннән-көн арта бара.  

Рөстәм Миңнеханов Казан Башкарма комитетына тиешле бина табарга, шулай ук ремонт сметасын төзергә кушты. «Мондый үзәкләргә ихтыяҗ зур, ата-аналарга да, балаларга да яраклашырга ярдәм итәләр, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Без мондый гаиләләргә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә тиеш».  

Үзәк вәкилләре Рөстәм Миңнехановны ишетүләре зәгыйфь булган инвалид балалар өчен яңа ел чыршысына чакырдылар. Татарстан Республикасы Президенты иртәгә Мәскәүдә командировкада булачагын әйтте, һәм Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зариповага балаларны аның исеменнән котларга кушты.  

19 нчы гимназия укучысы (Казан) Татарстан Республикасы Президентына Казан һәм Татарстан сурәтләре төшкән үзе ясый торган открыткаларны бастыруда ярдәм күрсәтергә сорап мөрәҗәгать итте. Ул Рөстәм Миңнехановка пост-кроссинг турында сөйләде. Проект почта открыткаларын бөтендөнья буйлап җибәрү һәм алу рәвешендә барлыкка килгән. Казан һәм Татарстан сурәтләре төшкән открыткалар республиканы һәм аның тарихи урыннарын популяраштырачак, туристларны җәлеп итүгә ярдәм итәчәк.   

Рөстәм Миңнеханов проектны уңай бәяләде һәм пост-кроссинг активисткасына открытка җибәрергә вәгъдә итте. «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына һәм Туризм буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитетына бу мәсьәләне хәл итүне йөкләде.  

Аннары үсемлекләр (аларны үстерү, карау) һәм хайваннар арасында балаларны реабилитацияләү һәм адаптацияләү буенча социаль проект буенча мөрәҗәгать иттеләр. Проект Казан зоопаркы белән бергә башланган. Әмма зоопарк оранжереясе балаларны аз сыйдыра, ә бу терапиядә катнашырга теләүчеләр күп. Проектны «Добрые сердца» хәйрия оешмасына нигез салучы тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов «Казан» ат спорты комплексында кирәкле мәйданны бирү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.  

Рөстәм Миңнеханов балансында «Казан» ат спорты комплексы булган «Татспиртпром» компаниясе җитәкчелегенә бу мәсьәләне әйбәтләп өйрәнергә кушты.

Аннары Зеленодольск муниципаль районыннан биш бала анасы мөрәҗәгать итте. 2014 елда бу хатын «Ана даны – Материнская слава» медале белән бүләкләнгән. Гаилә автомобиль алуда ярдәм күрсәтүне сорады. Хәзер гаиләдәге автомобиль 1998 елгы. Ир дә хатын да «Завод им. Серго ис. завод»та эшли.

Рөстәм Миңнеханов бюджеттан тыш чыганаклар аша автомобиль алуда ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте.

Әлмәт муниципаль районыннан «Олимпия резервының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе» бинасын ремонтлауда ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. 2014 елда мәктәп түбәсе, тәрәзәләр, җылылык системасы алмаштырылган. 2015 елда «Татнефть» ГАҖ акчаларына ике спортзал ремонтланган. Тулаем бина 1963 елда төзелгән.

Татарстан Президенты Әлмәт муниципаль районы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы җитәкчелегенә 2018 елгы ремонт программасына әлеге мәктәпне кертү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Гражданнарны кабул итү буенча Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәләре беркетмәсе төзеләчәк.  

Гражданнарны кабул итүдә Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасының кайбер мунициципаль районнары башлыклары да катнашты.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.