2017 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан ТТП (ВРП) күләме буенча РФдә 6 нчы урынны алырга мөмкин. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы партнерлары һәм әгъзаларының гадәттәге яңа ел очрашуында белдерде.
Татарстан Республикасының Тулай төбәк продукты беренче тапкыр 2 трлн сумнан арта, дип билгеләде ТР Хөкүмәте башлыгы.
“Иң мөһиме – 2017 елгы катлаулы шартларда без бергәләп бу тенденцияне саклап кала алдык. Моңа бергә эшләү нәтиҗәсендә генә ирешергә мөмкин”, - дип өстәде ул.
Сәүдә-сәнәгать палатасының эшчәнлеген билгеләп үтәргә кирәк,ул закон чыгару органнары, башкарма хакимият һәм бизнес арасында үзенчәлекле күпер булып тора, дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Шулай ук бүген Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы, ТР Икътисад министрлыгы һәм Муниципаль берәмлекләр советы арасында бизнес өлкәсендә хезмәттәшлек турында өч яклы килешү имзаланды. Документка Шамил Агеев, Артем Здунов һәм Әгъзам Гобәйдуллин имзаларын куйды.
Килешү төбәк икътисадына туры инвестицияләр җәлеп итәчәк һәм субъектлар өчен уңай шартлар тәэмин итәчәк.