Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Иннополис» МИЗ Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышы узды

26.12.2017

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Иннополис» махсус икътисадый зонасы Күзәтүчеләр советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Утырыш барышында «Иннополис» МИЗ резиденты статусын алуга гомуми күләме 645,61 млн. сум инвестицияләре белән 8 гариза каралды.

«ИВКС» ҖЧҖ – унификацияләнгән коммуникацияләр функционалы белән видеоконференцэлемтә программа серверын эшләүче Россия компаниясе, продукциясе IVA Technologies бренды белән чыгарыла. 

Иннополис уиверситеты һәм Илкүләм технологик инициатива проектларына ярдәм фонды «ИнноГеоТех» ҖЧҖ проектын тәкъдим иттеләр, бу проектта Татарстан Республикасы территориясендә болытлы 4D-геомәгълүмат платформасын эшләү һәм сынау рәвешендә гамәлгә ашыру карала. Әлеге продукциянең потенциаль заказчылары – беренче чиратта дәүләт хакимияте органнары, шәһәрләр администрацияләре, җирле үзидарә органнары, министрлыклар һәм ведомстволар, төзелеш секторы, агрохолдинглар, фермер хуҗалыклары, энергетика компанияләре, юллар һәм нефть-газ тармагы. 

Portavita B.V. компаниясе (Амстердам, Нидерланд) пациентларның авыруларын профилактикалау, диагностикалау, дәвалау, мониторинглау һәм саулыгына һәм яшәү рәвешенә «идарә итү» өчен программа продуктларын эшли. «Иннополис» МИЗ  территориясендә компания «Портавита антикоагуляция»/Portavita Anticoagulation программа тәэмин ителешен эшләү проектын үстерергә ниятли.

«Руформ Диджитал» компаниясе проекты Pladform видеоконтентын һәм  Rutube видеохостингын онлайн дистрибуцияләү, монетизацияләү системасын берләштерүдән һәм алар нигезендә яңа универсаль бердәм видеоплатформа булдырудан гыйбарәт. 

«Градиент Килби» ҖЧҖ электроэнергиянең яңартылучы чыганаклары нигезендә автоном, ерак урнашкан торак пунктлары һәм инфраструктураның  аерым объектлары өчен SmartGrid модельләр булдыру проектын тәкъдим итте. SmartGrid – электр белән тәэмин итүнең модернизацияләнгән челтәрләре, аларда энергия җитештерү һәм энергия куллану турында мәгълүмат җыю өчен мәгълүмат һәм коммуникацион технологияләр файдаланыла.  

Waves Platform – криптографик токеннар (санлы валюта төре) һәм краудфандинг кампанияләр уздыру өчен блокчейн-платформа булдыру белән шөгыльләнүче Россия компаниясе.

«Оун» ҖЧҖ проекты санлы агентларның һәм кешеләрнең уртак эше өчен инструмент булдыруны күз алдында тота.  

«Валадорус» компаниясе проекты  «Джератикс»  интерактив аналитик платформа эшләүдән гыйбарәт. Төп продукциясе – кадрлар бүлекчәләре эшчәнлеген автоматлаштыру продукты.

Карау нәтиҗәләре буенча барлык проектларны да хупларга дигән карар кабул ителде.   


"Иннополис" МИЗ матбугат хезмәте